Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 11:47

Шатлык бүләк иттеләр

Өлкән яшьтәге кешеләр һәи инвалидлар аеруча хәстәрлек һәм игътибарга мохтаҗ.

Өлкән яшьтәге кешеләр һәи инвалидлар аеруча хәстәрлек һәм игътибарга мохтаҗ.
Шул көннәрдә Олыкүл урта мәктәбе укучылары Архангель районындагы картлар һәм инвалидлар йортына барып, концерт куеп, кәефләрен күтәреп кайттылар. Шулай, Самиковлар гаиләсе – мәгариф ветераны Флюра Галиулла кызы оныклары белән башкорт, ә Валентина Ильинична Емсина туганнары белән рус җырларын башкардылар. Шулай ук милли биюләр һәм шигырьләр белән чыгыш ясадылар. Очрашу җылы шартларда үтте һәм тагын килүебезне сорап калдылар. Учреждение директоры Лариса Александровна Кожевникова анда яшәүчеләргә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул өлкән яшьтәгеләрнең яшәү шартлары белән таныштырды, арытабан балалар белән аралашуның мөһимлеген билгеләде.
Сәфәрне оештыруда Р.Р.Фәхрисламов, Р.Р.Кәримов, Р.Ш.Шамбазова, Маргарян гаиләсе, педагогия коллективы һәм авыл халкы иганә ярдәме күрсәтте. Чарада катнашучыларның барсына да рәхмәт белдерәбез.
Зумрат Завьялова, өлкән вожатый.
Читайте нас: