Районда авыл халкының власть вәкилләре белән очрашулары дәвам итә, алар һәр авыл биләмәсендә үтә. Нәкъ шундый җыеннарда кешеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә, теләкләрен һәм тәкъдимнәрен кертә ала. Узган атна ахырында мондый очрашу Яңа Кыешкы авыл биләмәсендә узды. Кунакларны ачыктан-ачык сөйләшүгә төзекләндерүдән соң күркәм төс алган урындагы мәдәният йорты кабул итте.
Муниципалитет башлыгы А.Ф.Сабиров авыл халкын районның социаль-икътисадый үсеше, казанышлары белән таныштырды, проблемаларга тукталды һәм киләчәккә планнар белән уртаклашты. Шулай ук каты көнкүреш калдыклары белән бәйле яңа системаны тормышка ашыру шартлары турында сөйләде.
- Вакыт үз бурычларын куя, безнең планнарга төзәтмәләр кертә, яңадан-яңа үзгәрешләр өсти. Без боларның барысына да җавап бирергә әзер булырга тиешбез, - диде ул чыгышында.
Яңа Кыешкы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ф.Ф.Гайнуллиның да чыгышы узган елда башкарылган эшләргә йомгак ясаудан, киләчәккә планнар билгеләүдән гыйбарәт булды. Шулай, Яңа Кыешкы, Сарт-Чишмә, Морза, Мөкәй, Үтәгән, Төбәк-Тазлар авылларын һәм Тазлар станциясен үз эченә алган авыл биләмәсендә барлыгы 3 меңнән артык кеше яши. Өч мәктәп эшли, анда 121 укучы белем ала. Ерак авыллардан балаларны мәктәпкә автобус йөретә. Мәктәпләрнең торышына килгәндә, барысында да төзекләндерү эшләре башкарылган. Кайсысында – тәрәзә, кайсысында идән алмаштырылган, түбә яңартылган. Дүрт мәдәният учреж-дениесенең әлеге вакытта икесе генә эшли. Узган елда Яңа Кыешкы мәдәният йортында капиталь ремонт җәелдерелде. Агымдагы елда төзекләндерү эшләрен тәмамларга ниятлиләр. Киләчәктә ул күп-функцияле авыл клубы буларак үзгәртеләчәк. Димәк, биредә балалар, яшьләр һәм өлкәнннәгә вакытларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.
- Авылларны төзекләндерүгә дә зур игътибар бирәбез. Зиратларның коймалары яңартылды, мемориаллар һәм обелисклар ремонтланды, ә Мөкәй авылында яңа һәйкәл һәм мәчет ачылды. Үзәк усадьбада су белән тәэмин итү проблемасын хәл итү өчен насос станциясенә капиталь ремонт үткәрелде, юлларга чуерташ җәелде һәм башка эшләр башкарылды, - диде Фәнүр Фәйзелкави улы, башкарылган эшләрне атап.
Иң мөһиме, авыл халкының байтак проблемалары Урындагы башлангычларны хуплау программасы һәм “БЕРДӘМ РУСИЯ” партиясенең “Реаль эшләр” проекты ярдәмендә хәл ителгән.
Фәнүр Гайнуллин киләчәккә планнары турында да сөйләде. Шулай, Сарт-Чишмә авылында юлларны төзекләндерү, һәйкәл булдыру кебек эшләр көтелә, Үтәгән авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылачак, Төбәк-Тазлар авылы зираты коймаланачак. Шулай ук урамнарны яктырту, энергия саклаучы лампочкалар кую эшләре дәвам итәчәк. Әйе, планлаштырылган эшләр бихисап, ләкин аларны тормышка ашыру өчен байтак акча таләп ителә. Форсаттан файдаланып, Фәнүр Фәйзелкави улы барлык башлангычларда ярдәм иткәннәре өчен район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Җыелышта район ветеринария станциясе начальнигы Г.Г.Кунакаев чыгыш ясап, авыл халкына кош-кортны һәм малны белмәгән кешеләрдән алмаска киңәш итте. Шулай ук Галинур Гаяз улы малларга чиплар кую турында сөйләде һәм аның әһәмиятен аңлатты. Бу, үз чиратында, малларны урлаудан саклаячак, югалганын табарга мөмкинлек бирәчәк һәм бигрәк тә йогышлы чирләрне кисәтергә булышлык итәчәк.
Участок уполномоченные Р.Р.Бәдретдинов райондагы һәм авыл биләмәсендәге хәл белән таныштырды.
- Төп проблема - эчкечелек. Барлык җинаятьләр дә шуның нәтиҗәсендә кылына, - диде участковый.
Ялган аракы сатучылар белән көрәш тә авыр бара. Мондый шәхесләрне ачыклап, штраф салуга карамастан, алар яман кәсепләрен дәвам итәләр. Узган елда гына шундый 10 хокук бозучы ачыкланган. Әлеге җыелышта хәмер сатучылар белән көрәштә авыл халкы да ярдәм күрсәтергә әзерлеген белдерде.
Җыелышның икенче өлеше аеруча җанлы барды. Яңакыешкылыларның сораулары байтак җыелган иде. Шулай. С.Трегубова юлларның торышына, урамда ут булмауга зарланды, су мәсьәләсе хәл итүне сорый. Шулай ук ул Яңа Кыешкыда җил-яңгырлан сакланып, утырып торырлык урыны булган автобус тукталышы куелса, ничек яхшы булыр иде, дигән теләген җиткерде. 4-5 ай дәвамында табиб язуы буенча бушлай дару ала алмавы турында да әйтте. Ул барлык сорауларына да җавап алды.
Авыл старостасының да район хакимияте белгечләренә сораулары җыелган. Кыш көннәрендә юлларның вакытында чистартылмавына зарланды. Ел саен кабатланып торган бу проблеманы авыл биләмәсе мәнфәгатьләре өчен роторлы трактор алганда хәл итеп булыр иде, дигән тәкъдимен кертте. Киләсе елда Урындагы башлангычларны хуплау программасы ярдәмендә моны, бәлки, тормышка ашырып та булыр. Шулай ук ветеренария табибына: “Малларны вакцинацияләү бушлаймы яисә түләүлме?” – дигән соравын бирде. Галинур Гаяз улы билгеләвенчә, ветстанция хезмәткәрләре прививкаларны бушлай ясый. Аларны чакырткан очракта, юлга киткән чыгымнарны гына каплату ихтималы бар. Берәдәк этләр мәсьәләсе дә күтәрелде. Чөнки алар авыл халкына зур зыян китерә. Бу мәсьәлә белән авыл Советы хакимиятенә мөрәҗәгать итәргә куштылар. Алар тиешле урынга хәбәр итәчәкләр.
Яңакыешкылылар заправка станциясе дә сорады. Моның өчен бернинди дә киртә юк. Үз эшләрен ачарга теләүчеләргә һәръяклап ярдәм күрсәтәчәкбез, диде Альфир Фәрхәт улы. Шикәр һәм сөт заводлары белән бәйле сорауларга да җавап алдылар. Соңгысы эшен дәвам итүгә карамастан, якын-тирә авылларда яшәүчеләр алардан нигә сөтне кабул итмәүләрен аңламыйлар. Бу мәсьәләне дә игътибарсыз калдырмаска вәгъдә бирделәр.
- Яшьләр мал асрамый, бакча үстерми. Моның белән үзеңне генә тәэмин итү түгел, артыгын сатып акча эшләргә дә булыр иде. Әлбәттә, сату белән авыррак, - дип зарын белдерде Сарт-Чишмә авылы кешесе.
- Теләк булганда, моны да хәл итеп була, - диде район башлыгы. - Берләшеп авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзергә дә мөмкин. Бүгенге көндә дәүләт тарафыннан аларга шактый ярдәм күрсәтелә.
Сораулар да, җаваплар да бик күп булды. Иң мөһиме, бу көнне күтәрелгән мәсьәләләр хәл ителми калмас, дип ышанасы килә. Авыл халкы да, власть та аларны тормышка ашырыр өчен көч салырга тиеш.