Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 март 2019, 11:43

Талантларга бай төбәк

Шул көннәрдә Кырмыскалы авыл Советы Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан – тынычлык һәм изгелек җире!” марафоны штандартын бай концерт программасы әзерләп Сахай авыл биләмәсенә тапшырды.

Шул көннәрдә Кырмыскалы авыл Советы Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан – тынычлык һәм изгелек җире!” марафоны штандартын бай концерт программасы әзерләп Сахай авыл биләмәсенә тапшырды.
Фестиваль кунакларын район баш­лы­гының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, мәдәният бүлеге начальнигы Г.М.Әминева, авыл биләмәләре башлыклары А.Ә.Ходайдатов һәм Р.Р.Хөснетдинов сәламләде. Ә үзешчән сәнгать артистларының чыгышларын район Мәдәният йорты директоры З.З.Исхаков һәм режиссер Э.Ш.Лаврентьева бәһалады.
- Үзенең юбилеен Башкортстан югары казанышлар белән каршы ала. Һәм аларның һәркайсысы биредә яшәүче миллионлаган кешеләрнең таланты, тырышлыгы, максатка омтылучанлыгы белән яу­ланган. Халкыбызның дуслыгын, татулыгын һәм бердәмлеген без шушы марафонда күрсәтергә телибез дә инде, - диде чыгыш ясаучылар.
Кырмыскалы авыл Советы тарафыннан әзерләнгән музыкаль программа төрле жанрларны үз эченә алган иде. Моңлы җырлар дәртле биюләр һәм сүз оста­ларының чыгышлары белән алышынып торды. Кунакларның концерт программасы Балалар музыка мәктәбенең “Йәйгор” ансамбле башкаруындагы милли көйләр белән башланып китте. Карлыман авылы мәдәният йор­тының театр коллективы Мостай Кәримнең “Кыз урлау” спектакленнән өзек күрсәтеп, күпләрне уйланырга мәҗ­бүр итте. Венера Нигъмәтуллина җитәк­челегендәге ветераннар хоры башкарган җырлар да һәркемнең күңеленә үтеп керде. “Миләш”, “Кызлар”, “Миксики” вокал ансамбльләре, үрнәкле “Далан” бию ансамбле чыгышларын да тамашачылар көч­ле алкышларга күмделәр. Венера Нигъмәтуллина, Роберт Фәйзуллин, Галия Хафизова һәм башкалар күчтәнәчкә иң матур җырларын алып килгән иде. Авыл биләмәсе хакимияте һәм мәгариф бүлеге хор коллективлары башкарган җырлар чарага тагын да тантаналык өстәде. Башкорт халык шагыйрьләренең туган төбәкләренә багышланган шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады.
Штандартны тапшырганнан соң сүз хуҗаларга бирелде. Тамашачыларның сөюен яулап өлгергән “Йола”, “Ромашкалар” вокал һәм “Яшьлегем моңнары” фольклор ан­самбльләрен залда утыручылар көтеп алды. Ә инде кечкенә артистлар – балалар бакчасы тәрбиялә­нүче­ләренең биюләре күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтеп җибәрде. Рамазан Ишмөхәм­мәтов, Рания Хисамова, Регина Мөлекова, Гөлназ Гафарова һәм башкалар тамашачыларга өр яңа җырларын ишеттерде. Гомумән, рәхмәтле тамашачы – Сахай, Иске Шәрәй, Иске Акташ, Олыкүл, Бельский авыллары халкы үзешчән артист­ларның һәр чыгышын җылы кабул итте һәм көчле алкышлар белән озата барды.
... Марафон ахырына да якынлаша. Ул сахайлыларның Бозаяз авыл билә­мә­сенә штандарт тапшыруы белән тәмамла­на. Ә инде иң чагу номерларны без 10 апрельдә район Мәдәният сараенда узачак Гала-концертта күрә алачакбыз.
Эльвира Ямалетдинова.
Читайте нас: