Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 апрель 2019, 11:48

Китапларны дәваладылар

Балаларга китаплар белән файдалану кагыйдәләрен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатында Иске Муса балалар бакчасында “Китап докторы” дип исемләнгән чара үткәрелде.

Балаларга китаплар белән файдалану кагыйдәләрен өйрәтү, аларга карата мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү максатында Иске Муса балалар бакчасында “Китап докторы” дип исемләнгән чара үткәрелде.
Авыл мәдәният йортының мәдәни чаралар оештыручысы Регина Вахитова кешеләр картайган кебек, китаплар да “картая”, шуңа да аларга игътибарлы булырга, битләрен бөкләмәскә, язмаска, рәсем төшермәскә, пычрак кул белән тотмаска, кояш нурларыннан һәм тузаннан сакларга кирәклеге турында бик кызыклы итеп сөйләде. Соңыннан бергәләшеп тышлары таушалган, битләре купкан һәм бөкләнгән китапларны “дәваларга” тотындылар: язылган урыннарын бетереп, почмакларын тигезләп, купкан битләрен ябыштырып китапларга икенче сулыш өрделәр. Бу шөгыль балаларга бик ошады. Киләчәктә алар китапларны яратырга, чиста өстәлгә генә куярга, почмагыннан тотып ачарга сүз бирделәр.
Венера Гафарова.
Читайте нас: