Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 13:47

Авыл тарихы - фоторәсемнәрдә

Олыкүл модельле авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Касыйм Әхтәмов – авыл тарихын фоторәсемнәрдә күрсәтүче” дип исемләнгән арт-кичә үткәрде.

Олыкүл модельле авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Касыйм Әхтәмов – авыл тарихын фоторәсемнәрдә күрсәтүче” дип исемләнгән арт-кичә үткәрде.
Авылыбызның тарихы бик еракка барып тоташа. Элек Карлыман елгасы Агыйделгә коймаган. Алар язгы ташкын вакытында кушылып, зур күл хасил булган. Тәүге күченеп килүчеләр биредәге күлне күреп, авылга “Олыкүл” дип исем биргәннәр.
Бүген Олыкүл – районның эре авылларының берсе. Аның төп байлыгы – халкы турында сөйләгәндә, авыл талантлы һәм сәләтле кешеләргә бай, дип әйтәсе килә. Якташларыбыз арасында уңган игенчеләр һәм эшчеләр, укытучылар һәм табиблар, галимнәр һәм инженерлар, хәрби хезмәт­кәрләр һәм дипломатлар бар. Алар туган җирләрен яратып, илһам алып яшиләр, хезмәтләре белән туган авылларын данлыйлар.
Якташыбыз, авылыбызның горурлыгы булган Касыйм Равил улы Әхтәмов гади крестьян гаиләсендә туып-үскән. Сөт­челек фермасында хисапчы булып эшләгәндә булачак тормыш иптәше Рәсимә Ихсан кызы белән таныша. Бәхетле һәм тату гаиләдә ике бала үстерәләр.
Касыйм Равил улының барлык хезмәт биографиясе Чапаев исемендәге колхоз белән тыгыз бәйле. Инициативалы һәм көч-дәрте ташып торган белгечне Карлыман авыл Советы рәисе, ә тиздән колхозның партия оешмасы секретаре итеп сайлыйлар, ул бу оешмага 10 ел дәвамында җитәкчелек итә.
1965 елда табигатьне, авыл эшчәннәрен фотога төшерү белән шөгыльләнә башлый, хезмәт алдынгыларын тәбрикләү тантаналарыннан фоторепортажлар әзерли.
2011 елда Касыйм Равил улы безнең китапханәдә “Китап аша – изгелеккә” дип исемләнгән проект төзүдә төп киңәшчебез булды. Ул авылның тарихы сурәтләнгән бик күп фоторә­семнәр китерде. Аның эшләре берничә тапкыр Мактау грамоталары белән билгеләнде.
Гыйнвар аенда Касыйм Равил улына 80 яшь тулды. Инде олы яшьтә булуына карамастан, ул әле дә көр күңелле, сәламәт тормыш алып бара.
Арт-кичә концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара азагында Касыйм Равил улы, йола буенча, үзенең фотоаппаратына истәлеккә берничә кадр төшерде.
Рәдифә Кинҗәбаева, Олыкүл модельле авыл китапханәсенең баш китапханәчесе.
Читайте нас: