Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 11:17

Яңа үрләр яулый “Далан”

Туймазы шәһәрендә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Дуслык биюләре” балалар хореографиясе VII Ачык республика фестивале тәмамланды. Бәйгегә 47 коллектив - 1000нән артык биюче җыелды. Биючеләрне Русия театр сәнгате институтының хореография кафедрасы доценты Елены Щёголева җитәкчелегендәге абруйлы жюри әгъзалары бәһалады.

Туймазы шәһәрендә Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Дуслык биюләре” балалар хореографиясе VII Ачык республика фестивале тәмамланды. Бәйгегә 47 коллектив - 1000нән артык биюче җыелды. Биючеләрне Русия театр сәнгате институтының хореография кафедрасы доценты Елены Щёголева җитәкчелегендәге абруйлы жюри әгъзалары бәһалады.
Безнең район данын яклап чыгыш ясаган БРның атказанган халык иҗаты коллективы, үрнәкле “Далан” хореография ансамбле (җи­тәкчеләре Артур һәм Альбина Юлыевлар) фести­вальдә Гран-при яулады һәм 50 000 сумлык сертификатка ия булды.
- Фестиваль көннәрендә киеренке эшләдек. Һәр коллектив конкурска өч бию әзерләп килгән. Безнең 12 яшьтән 15 яшькәчә урта төркем “Ирәндек буенда”, “Башкорт сувениры” һәм украин, ә 8 яшьтән 11 яшь­кәчә икенче төркем “Гөлнә­зирә”, “Шаяннар” һәм кавказ биюләрен тәкъдим ит­теләр. Урта төркем биюче­ләре икенче тапкыр фести­вальдә Гран-при яулый, 2015 елда да җиңүгә лаек булган идек. Ә кече төркем мондый конкурста тәү тапкыр катнашты. Көчле коллективларны күргәч, балалар конку­рен­циянең зур булуын сиз­деләр, бик дулкынландылар, шулай да уңышлы чыгыш ясадылар һәм Гран-при безнеке, - ди Альбина Мирза кызы.
Үрнәкле “Далан” хореография ансамблендә 5 яшь­тән 17 яшькәчә балалар шө­гыль­ләнә. Һәр баланың коллективта үз урыны бар, алар бирегә зур теләк белән йөри. Монда аларны яраталар, сәнгать осталыгына өйрә­тәләр һәм һәр­вакыт көтеп торалар. Ансамбль районның “визит карточкасы”, алар республика, халыкара һәм бөтенрусия конкурс һәм фестивальләрдә катнашып, һәрвакыт җиңү яулый. 9 ел эшләү дәверендә коллектив төрле дипломнар һәм башка наградалар белән бүләк­лән­де. Шул исәптән, ан­самбль­гә “Башкортстан Рес­пуб­ликасының атказанган халык иҗаты коллективы” исеме бирелде, Казан шәһәрендә үткәрелгән “Факел” корпоратив фестивалендә I дәрәҗә дипломга ия булды.
“Дуслык биюләре” фес­тивалендәге җиңү - тагы бер зур казаныш. Киләчәктә коллектив ирешелгәннәр белән генә тукталып калмаска, төрле дәрәҗә конкурсларда катнашырга, тамашачыларны яңа­дан-яңа биюләр белән сөен­дерергә ниятли.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: