Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 13:43

Яндекс. Такси - безнең районда

Кырмыскалы районында водительләр өчен тотрыклы һәм югары хезмәт хакы тәкъдим иткән Яндекс.Такси рәсми төбәк партнеры эшли башлады.

Кырмыскалы районында водительләр өчен тотрыклы һәм югары хезмәт хакы тәкъдим иткән Яндекс.Такси рәсми төбәк партнеры эшли башлады.
Яндекс.Такси – мобиль кушымта, веб-сайт яки телефон аша такси чакырту буенча билгеле бөтен­русия сервисы. Ул юлдагы хәлне һәм такси чакыртучының кайда булуын исәпкә алып, иң якын урнашкан водительгә заказны тапшыра.
Ил буенча бу компаниядә байтак кешеләр эшли һәм югары хезмәт хакы ала. Әлеге вакытта Яндекс. Такси хезмәте белән Башкорт­станның Уфа, Стәрле­тамак, Салават, Ишембай, Мәләвез, Белорет шәһәр­ләрендә, Уфа һәм Чишмә районнарында яшәү­челәр файдалана. Тиздән ул Кырмыскалыда да эшли башлаячак. Әлеге вакытта компания водительләр җыя.
Аның хезмәткәре булу өчен нәрсә кирәк? Бу турыда безгә Яндекс.Таксиның Кырмыскалы районындагы генераль партнеры Алексей Владимирович Малахов сөйләде:
- Бирегә эш стажы 3 елдан ким булмаган водительләр мөрәҗәгать итә ала. Алар бушлай укытыла, серверга тоташтырыла һәм линиягә чыгарыла. Яндекс.Такси бурычларының берсе – акча эшләргә һәм үсешергә теләүчеләрне эшкә урнаштыру. Кемдер бездә даими, ә кайберәүләр буш вакытларында гына эшли. Мин үзем дә бу компаниядә берничә ел гына эшлим. Эш тотрыклы, хезмәт хакы югары. Аена 80 мең сумга кадәр хезмәт хакы алырга мөмкин. Сервис бонуслар системасын тәкъдим итә. Минем тәкъдим белән кызыксынучылар үзәккә мөрәҗәгать итсен, - ди Алексей Малахов.
Яндекс. Таксиның води­тель­ләрне тоташтыру үзәгенә теләге булган һәр кеше мөрәҗәгать итә ала. Биредә сезгә эре Русия сервисында ни­чек эшләргә кирәклеге турында сөйләячәкләр. Шулай ук серверга тоташтырырга ярдәм итәчәкләр, бонуслар системасының ничек эшләвен аңлатачаклар, линиягә чыгарачаклар.
Үзәк Кырмыскалы авылы, Бакча урамы, 29А санлы йортта (“Планета” офис-үзәге, 2нче кат, 9нчы бүлмә) урнашкан. Белешмәләр өчен телефон: 8-987-25-35-428.
Яндекс. Такси районда эш­ли башлагач, таксины смартфондагы кушымта ярдәмендә йорттан гына чакыртырга мөмкин булачак.
Әлфия Йомакаева.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: