Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
9 апрель 2019, 11:32

Ял көннәрен гаилә белән

“Гаилә” үзәге хезмәткәрләре чираттагы тапкыр “Ял көннәрен гаилә белән” дип исемләнгән чара үткәрде. Аны өлкәннәр дә, балалар да зур түземсезлек белән көтеп торалар, чөнки ул шимбә көнне якыннарың белән ял итәргә һәм төрле осталык дәресләрендә катнашырга мөмклек бирә.

Бу юлы Прибельский авылында күпфункцияле мәдәният йорты үз ишекләрен ачты. “Хобби fest” исемле чарада 70тән артык кеше (23 гаилә) катнашты. Алар өчен эчтәлекле һәм кызыклы программа әзерләнде. Талантлы һәм актив гаиләләр үзләренең мавыгулары белән уртаклаштылар.
Прибельский авылындагы Балалар һәм үсмерләрнең техник иҗат үзәге тарафыннан “Минем гаиләм – минем бәхетем”, “Могҗиза илендә” исемле Фейс-арт һәм башка мавыктыргыч иҗади мәйданчыклар оештырылды. Янтураевларны гаиләсе күрсәткән осталык дәресендә кайберләре үзләрен хуҗабикә итеп тоеп, печенье пешереп карый алды.
Модельле китапханә хезмәткәрләре кунакларны “Буриме” әдәби-шигъри уен белән таныштырды, теләге булганнар үзләрен шагыйрь сыйфатында сынап карады.
Чара барсына да күтәренке кәеф бүләк итте һәм бик күп уңай тәэс­соратлар калдырды.
Анжела Гукасян.
Читайте нас: