Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 12:21

Көнчыгыш җимешләре: тәмле дә, файдалы да

Хәзер кибет киштәләрендә консервантлар һәм башка әйберләр кушылган товарлар бихисап. Шуңа да кешеләр сатып алган ризыкның сыйфатына ныклы игътибар бирә башлады. Кырмыскалы авылындагы “Восточные сладости” кибетендә сез киптерелгән сыйфатлы җимешләр, чикләвекләр, тәмләткечләр һәм чәйләр сатып алаласыз.

Хәзер кибет киштәләрендә консервантлар һәм башка әйберләр кушылган товарлар бихисап. Шуңа да кешеләр сатып алган ризыкның сыйфатына ныклы игътибар бирә башлады. Кырмыскалы авылындагы “Восточные сладости” кибетендә сез киптерелгән сыйфатлы җимешләр, чикләвекләр, тәмләткечләр һәм чәйләр сатып алаласыз.
Караҗимеш, йөзем, курага, финикидан да тәмлерәк җимеш бармы соң? Аларны камыр ашларына кушып пешерергә дә мөмкин. Кип­терелгән җимешләрдә файдалы матдәләр күп, алар ширбәтле, анда глюкоза һәм фруктоза бар. Бирегә җимеш­ләрне Үзбәкстаннан ките­рәләр, барлык товарның да сертификаты бар. Кибет хуҗасы Айкандухт Кспоян әйтүенчә, ул азык-төлекнең сыйфатына зур әһәмият бирә.
- Тартмалардагы кипте­релгән җимешләр, чикләвек­ләрнең торышын, шулай ук товарның документларын, яраклылык вакытын җен­текләп шәхси үзем тикшереп чыгам, - ди ул. - Әстерхан, кедр чикләвеге, арахис, фундук, кешьюның файдалы булуын барыбыз да яхшы белә. Алар туклыклы, аларда витаминнар һәм микроэлементлар бихисап. Сатуда шулай ук төрле тәмләткечләр, шул исәптән куркума да бар. Аларны ялкынсынуга, микробларга каршы чара буларак кулланалар. Кибеттә цукат, компот кайнату өчен кипте­релгән җи­мешләр, фасоль, нут, маш кебек кузаклылар, хаштак һәм кумкуват кебек ширбәтләр дә бар. Шулай ук совет вакытында ук югары бәһаланган Әзербайҗан чәенең дә ниндие генә юк монда.
- Барыгызны да көтеп калабыз. Килегез, күңелегезгә ошаганын сайлап алырга мөмкин. Һәр сатып алучының продукция­нең ассортиментына кагылышлы тәкъдим­нәрен игътибарсыз калдырмаска тырышабыз, - ди Айкандухт Кспоян.
“Восточные сладости” кибете түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кырмыскалы авылы, Солтангалиев урамы, 34, “Алтын” сәүдә үзәге, 1нче катта, пекарня янында.
Реклама хокукында.
Читайте нас: