Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 апрель 2019, 12:19

Лауреат дипломы алдылар

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Авыл укытучысының сәнгать осталыгы” исемле икенче бөтенрусия конкурсы үткәрелде.

М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында “Авыл укытучысының сәнгать осталыгы” исемле икенче бөтенрусия конкурсы үткәрелде.
Анда Башкортстан Республикасы районнары һәм Русия төбәкләреннән 200дән артык укытучы катнашты. Безнең район данын Прибельский урта мәктәбе укытучыларының “Задоринка” хоры яклады.
Укытучылар конкурска зур җаваплылык белән карап, җентекле әзерләнделәр: бер төстә костюмнар тектеләр һәм югары сәнгать зәвыгын күрсәттеләр. Шунысы куанычлы, аларның тырышлыгы лаеклы бәһаланды – II дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булдылар.
Эльвира Баязитова.
Читайте нас: