Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 11:56

“Агач утырт – гомер бүләк ит!” акциясе үтте

Башкортстанда агач утырту айлыгы бара, ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу акциягә район үзәгендәге барлык оешма вәкилләре дә, ә бу 250гә якын кеше, бердәм кушылды һәм авылның көньягында 20000гә якын ылыслы агач утыртты. Булачак урманга “Хәтер урманы” дигән исем бирелде.

Башкортстанда агач утырту айлыгы бара, ул 20 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу акциягә район үзәгендәге барлык оешма вәкилләре дә, ә бу 250гә якын кеше, бердәм кушылды һәм авылның көньягында 20000гә якын ылыслы агач утыртты. Булачак урманга “Хәтер урманы” дигән исем бирелде.
- Йола буенча, ел саен яз һәм көз көне 40 000 агач утыртыла. Агымдагы елда агач утырту буенча чаралар 27 апрельдә үткәреләчәк “Яшел Башкортстан” республика акциясенә туры китерелде. Бу вакытка барлыгы 33000нән артык агач утыртырга ниятлибез. Кырмыскалы авылының “Аккүл” паркына 500гә якын миләш, чыршы һәм юкә агачлары утыртылачак. Рафиков урамындагы аллеяга 50гә якын чыршы һәм нарат агачы утырту каралган, - диде Кырмыскалы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы А.Ә.Ходайдатов.
Акциянең максаты – урманга карата сакчыл караш булдыру, җәмәгатьчелекнең игътибарын урманнарны һәм авыл хуҗалыгы тәгаен­ләнешендәге җирләрне саклау проблемаларына җәлеп итү.
- Ел саен без агачутыртуда актив катнашабыз. Агымдагы елда да республика дәрә­җәсендә үткәрел­гән бу акциягә кушылырга карар иттек. Бу уңайдан без тирә-як мохитне саклауга ярдәм күрсәтәбез, - диде Кырмыскалы сәнгать мәктәбе методисты Светлана Әхмәт­җанова.
Бу эшкә бигрәк тә балаларны җәлеп итүргә кирәк, чөнки анда катнашкан бала табигатьне аңлый, аңа сакчыл карый башлаячак.
- Бу акциягә уңай караштамын, чөнки без барыбыз да тирә-як турында хәстәрлек күрергә, аны яшелләндерүдә катнашырга тиеш, - диде С.М.Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбе­нең 8нче сыйныф укучысы Рената Харисова.
Хәтерегезгә төшерәм, “Агач утырт – гомер бүләк ит!” слоганы астындагы “Яшел Башкортстан” республика акциясе 27 апрельдә республиканың барлык муниципаль районнары, шәһәр округлары, урман фондында һәм авыл хуҗалыгы тәгаен­лә­не­шендәге җирләрдә үткәре­ләчәк. Анда теләге булган һәр кеше катнашып, үз агачын утырта ала.
Милена Шәймәрдәнова.
Роза Таҗетдинова фотосы.
Читайте нас: