Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 апрель 2019, 13:16

Урман шаулап үсәр әле...

Шул көннәрдә кырмыскалылар республика халкы белән бергә “Яшел Башкортстан” акциясендә катнашты. Ул Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында “Йолдыз белән зарядка”дан башланып китте. Кырмыскалылар белән иртәнге күнегүләргә вице-премьер бурычларын башкаручы - БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Киреев, район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәм башка рәсми шәхесләр дә чыкты.

Шул көннәрдә кырмыскалылар республика халкы белән бергә “Яшел Башкортстан” акциясендә катнашты. Ул Кырмыскалы авылының үзәк мәйданында “Йолдыз белән зарядка”дан башланып китте. Кырмыскалылар белән иртәнге күнегүләргә вице-премьер бурычларын башкаручы - БР Торак-коммуналь хуҗалыгы министры Михаил Киреев, район хакимияте башлыгы Альфир Сабиров һәм башка рәсми шәхесләр дә чыкты.

“Йолдыз белән зарядка”

- Бу чарада катнашу өчен мин иртән-иртүк килдем. Агач утырту алдыннан бу яхшы күнекмә булачак. Гомумән, “Яшел Башкортстан” акциясе чиклә­рендә республикада 1 миллион 300 мең агач утыртылачак. Бу үзе бер урман, - диде Михаил Киреев.

- Бүгенге көннең аяз булуы аеруча куанычлы. Бүген барыгызның да тырышып эшләвегезне һәм хезмәтегездән канәгатьлек алуыгызны телим, - диде Альфир Сабиров.

Кунаклар, мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре һәм активистлар иртәнге зарядканы данлыклы якташыбыз – ике тапкыр Сурдлимпия чемпионы, чаңгы ярышы буенча халыкара класслы спорт мастеры Миңлегали Абдуллин белән бергәләп башкардылар. Аларга лапта буенча спортчы Илзинә Шафикова һәм Роза Юнысова да ярдәм итте. Күнекмәләрдән соң җыелучылар агач утыртырга кузгалдылар.

Михаил Киреев бу көнне “Мәхәббәт аллеясы” утыртылуын белгәч, Кырмыскалыга килергә карар иткән. Әлеге аллея район Мәдәният сарае каршында барлыкка киләчәк. Бирегә министр да үз агачын утыртты.

Һәрберсенең үз агачы

Соңыннан кырмыскалылар яңа паркка чыршылар утырту өчен Аккүлгә таба юнәлделәр. “Аккүл” паркы – авыл үзәгендәге зур проект. Биредә ял итүчеләр өчен эскәмияләр куелган, юллар салынган, яктылык үткәрелгән, сәхнә, тамашачылар өчен урын һәм спорт мәйданчыгы урнаштырылган. Чынлап та, бирегә агачлар гына җитми иде.

- Мондый көнне хезмәттәшләрем белән агач утырту үзе бер куаныч. Хәзер балаларым һәм оныкларым белән паркка килгәндә үзебез утырткан чыршыларны күрсәтә алам, - ди “Теплосеть” җәмгыятеннән Галия Хәби­буллина.

Оешма һәм предприятие хезмәт­кәрләре кулларына көрәк һәм чиләкләр алып, эшкә тотынды. Берәүләр метр ярымлык яшь агачларны ташыды, икенчеләр чокыр казыды, өченчеләр су китерде. Эш гөрләп торды. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә урман “үсеп” чыкты. Барсының да кәефе күтәренке иде, алар үзләре утырткан чыршы янында фотога да төштеләр.

- Безнең балалар бакчасы янында шундый парк барлыкка килүенә без бик шатбыз. Ә хәзер анда чыршылар да тирә-якка ямь биреп утырачак, - ди коллективы белән “Яшел Башкортстан” акциясендә катнашкан Кырмыскалы авылының “Бал корты” балалар бакчасы тәрбиячесе Олеся Нургалиева.

Урманнар тергезелә

Шул ук вакытта Атҗитәр авыл Советының Якты Ялан авылы янында да ылыслы агач үсентеләре утыртылды. Тиздән биредә барлыгы 32 000 агач тамыр алачак.

- Бүген “Яшел Башкортстан” акциясендә төрле оешма һәм пред­приятиеләрдән 300гә якын хезмәткәр катнашты. Айлык башыннан районның авыл биләмәләрендә 51 700 агач утыртылды. Гомумән, бер ай эчендә 100 000 агач утыртылачак, - ди авыл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы И.Р.Латыйпов.

Эш күләме күп булуга карамастан, сәгать ярым вакыт эчендә 7,3 гектар мәйданда ылыслы агачлар үз урынын алды.

- Бу кирәкле акция дип исәплим. Димәк, без экология һәм киләчәк буын турында хәстәрлек күрәбез. Элек монда куе каен урманы иде, хәзер алар сирәгәеп бетте. Бүген без урманны тергезәбез. Киләчәктә бу бәләкәй генә агачлар гөрләп үсеп китәр һәм безнең балалар безгә рәхмәт укыр, дип ышанабыз. Акциядә катнашучыларның барсына да рәхмәт белдерәм. Якты Ялан авылыннан да 5 яшьлек балалардан башлап 80 яшьлек әбиләргә кадәр катнаштылар, - ди Атҗитәр авыл биләмәсе башлыгы Г.Г.Уразбахтина. – 84 яшьлек Венера апа Насыйрова да читтә калмаган.

- Якындагы посадканы 1955 елда утырткан идек. Хәзер алар безнең белән картайдылар инде. Бик күп хатирәләребез алар белән бәйле. Бүген мин дә агач утыртып, үзем турында истәлек калдырырга дип килдем, - ди ул.

Акциядә катнашучыларга Атҗитәр авыл мәдәният йорты артистлары музыкаль “күчтәнәч” тәкъдим итте. Шулай ук чараны оештыручылар ит белән карабодай боткасы һәм кайнар чәй әзерләгән иде.

Үз агачларын утыртырга Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары А.Р.Гәрәева һәм Р.Ю.Бабич та килделәр.

- “Яшел Башкортстан” акциясе бик мөһим, чөнки урман – ул безнең байлыгыбыз, безнең сулар һавабыз, тормышыбыз. Аларны саклау – безнең гомум бурычыбыз. Ул гына да түгел, хезмәт кешеләрне берләштерә, дуслаштыра, - диде депутатлар.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.

Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: