Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2019, 11:05

Йөрәктән - йөрәккә

Шул көннәрдә Каринэ Хәбирова Кырмыскалы авылында сәламәтлекләре чикле балалар өчен оештырылган бәйрәмдә булып китте.

Шул көннәрдә Каринэ Хәбирова Кырмыскалы авылында сәламәтлекләре чикле балалар өчен оештырылган бәйрәмдә булып китте.
Район Мәдәният сараена районның сәламәтлекләре чикле балалары чакырылды. Биредә балалар курчак театрын карадылар, әти-әниләренең ярдәме белән Пасха йомыркаларын буядылар, пыялада ком белән рәсем төшерделәр. Русиядә генә түгел, картиналары аннан читтә дә билгеле булган рәссам Рушания Бәд­ретдинова рәсем төшерү буенча осталык дәресе күрсәтте.
Шулай ук Каринэ Владими­ровна Мәдәният сараеның фойесында Кыр­мыскалы Балалар һәм үсмерләр спорт мәк­тәбе, асылда, “Викинг” спорт клубы әгъ­­заларының казанышлары белән та­ныш­ты, парапауэрлифтинг буенча Русия чемпионы Марат Хәсәнов белән аралашты.
“Викинг” клубында катнашучы Мө­хәммәт Ибраһимовка нибары 14 яшь кенә. Балалар церебраль параличы диагнозы белән ул спорт клубына язылган һәм хәзер пауэрлифтинг белән шөгыль­ләнә.
- Мөхәммәт безгә чагыштырмача яңа гына килүенә карамастан, күнекмәләргә зур теләк белән йөри. Яңарак кына без ир-егетләр арасында пауэрлифтинг буенча республика беренчелегендә катнаштык һәм Мөхәммәт яхшы нәтиҗә күрсәтте, - ди тренеры Илнур Бикташев.
Район Мәдәният сараеның залында балалар өчен кызыклы тамаша әзерләнде. Биредә Константин Хабенскийның “Республика Х” иҗади студия артистлары интерактив комедия белән чыгыш ясадылар. Спектакль дәвамында алар балаларга шатлык бүләк иттеләр.
- Бүген без балалар өчен әзерләнгән чагу бәйрәмнең шаһиты булдык. Балалар килеп, чараны карый һәм шөгыльләнә алсыннар өчен барлык шартлар да булдырылган. Бирегә балалары белән бик күп әниләр килгән. Шуның өчен мондый күңелле һәм чагу бәйрәм оештырганнары өчен район хакимиятенә һәм шәхсән хакимият башлыгы А.Сабировка рәхмәт бел­­дерәсем килә. Бу зур хөрмәткә лаек. Мон­дый чараларны иганәчеләрнең ярдәме белән дә үткәрергә мөмкин. Иң мөһиме, теләк һәм вакыт кына булсын. Әгәр һәр район моны күз уңында тотып, үзләрендә дә мондый чараларны даими үткәреп торса, мин бик шат булыр идем, - диде Каринэ Владимировна.
Бәйрәм чарасы чәй табыны артында тәмамланды. Биредә ата-аналар бер-берсе белән аралашты, тәҗрибә уртаклашты. Ә соңыннан Каринэ Владимировна белән бергәләшеп фотога төштеләр.
Ринат Шәйбәков.
Милена Шәймәрдәнова фотосы.
Читайте нас: