Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2019, 13:40

Бал ашыйсың килсә, бал кортыдай эшлә!

Бал тамчыдан җыела, ди халык. Кем-кем, ә менә Наил Талхин аның ничек табылганын бик яхшы белә. Быел яз иртәрәк килгәч, умарталарын мартның егермеләрендә үк чыгарып куйган.

Бал тамчыдан җыела, ди халык. Кем-кем, ә менә Наил Талхин аның ничек табылганын бик яхшы белә. Быел яз иртәрәк килгәч, умарталарын мартның егермеләрендә үк чыгарып куйган.

Картәтиләре юлыннан

Наил Талхинның ике карт­әтисе дә умарта тоткан. Җәй азагында бал аерту – балачак хатирәләре булып саклана. Ә үзенең тәүге умартасы 1988 елда барлыкка килә. Шул вакыттан бирле ул бал кортларыннан аерылмый. Тәүдә ул аның мавыгуы гына булып, 5-6 бал корты гаиләсе генә тотса, 2005 елдан моның белән җитди шөгыльләнә башлый. Аның умарталыгы Новопетровка авылында урнашкан. Биредә ул йорт сатып алган. Яздан алып көзгә кадәр ул шунда яши.

- Балның составы шифалы матдәләргә бик бай. Безнең башкорт балы аеруча тәмле. Моңардан тыш, кортлар бөре­ләрнең сумалалы бүлендекләрен җыеп һәм аларны үз ферментлары белән эшкәртеп әзерли торган корт җилеме - балавыз, кортлар җыйган һәм кәрәз тишекләренә тутырылган чәчәк серкәсе - бал икмәге (перга) - сәламәтлек өчен аеруча файдалы, - ди умартачы.

Умартачы мәшәкатьләре

Җәй башында бал кортлары күч аера. Яңа гаилә корганнарны яңа умарталарга урнаштыра. Июнь, июль айларында кортлар бал җыя башлый, ә августта балны аертырга вакыт җитә. “Ел елга охшамый. Йә яз озакка сузыла, йә җәй коры килә, йә туктамый яңгыр ява. Шуңа да бал кортлары үзләрен төрлечә тота. Иң мөһиме, аларга комачауламаска гына кирәк, - ди Наил.

Ветеринария хезмәте ярдәмендә

Әгәр кеше умартачылык белән җитди шөгыльләнергә тели икән, тәүдә ул ветеринария станциясендә теркәлергә һәм махсус паспорт алырга тиеш. Ә бал аертканда, татлы продуктны лабораториягә биохимик анализга җибәрергә кирәк. Аның нәтиҗәсе балның нормаларга туры килү-килмәвен күрсәтә. Тиешле документлары һәм белешмәләре булганда гына балны базарга сатуга чыгарырга ярый.

- Безнең район базарларында сыйфатлы бал саталар. Без әледән-әле тикшерү үтеп торабыз. Биохимик анализ гына балның сыйфатына бәһа бирә ала. Кайберәүләр йод яки химик каләмнәр белән тикшереп караган була, боларның берсе дә дөресен әйтә алмый, - ди Наил, сүзен дәвам итеп.

Умартачыларның проблемасы

Элек бал кортлары арасында авырулар булмаган. Үлән дә күп, бал да күбрәк җитештерелгән. Хәзер бөтенләй башкача, бал кортлары арасында төрле авырулар килеп чыга. Мәсәлән, варроатоз (ана кортның тәненә урнашучы бет, канатларын ашый) авыруы. Әлеге авыруга дучар булган икән, кортлар җәй көне дә үрчеми. Бет умартаның бүксәсендәге балы белән туклана һәм аны буып үтерә. Чыгып киткән корт ояга әйләнеп кайтмый. Умарталарны төтен белән дә дәваларга кирәк. Кәгазь битенә вазелин сылап рам астына куйсаң, бет 20 минут эчендә коелып төшә. Ояларны яздан да яхшылап эшкәртергә кирәк. Элек мондый хәлнең булганы юк иде. Безнең табигать шартларына җайлашмаган көньяк токымлылар безнең як бал кортлары белән аталанып, көчсезләнәләр. Урманнарда күпләп юкә агачлары киселүе дә хафага сала. Кортлар кыйммәтле юкә балын кайдан җыярга тиеш соң? Ә юкә агачы үстерү өчен 27 ел вакыт кирәк. Әзер продуктны сату белән дә үзебезгә шөгыльләнергә туры килә. Элек балны хәзерләүләр конторасына тапшырып була иде. Хәзерге умартачы агроном, ветеринар, водитель, сатучы да булырга тиеш.

Бал кортлары дәвалый

Ничек кенә булса да, умартачыларны авырлыклар куркытмый. Наил Талхин әйтүенчә, умарталыкта ул үзен икенче кеше итеп тоя: борчылулары юкка чыга, кәефе күтәрелә. Ә андагы ис тынычландыру үзенчәлегенә ия. Талхинның умарталыгы экологик яктан чиста урында – хозур табигать почмагында урнашкан. Якында гына урман, буа, киң басулар...

Биредә боегырга туры килми, умартачы барлык эшен дә үзе башкара. Иртән таңнан торып, караңгы төшкәнче эш белән мәшгуль. Иртә яздан көзгә кадәр шулай.

Әлфия Әхмәдуллина.

Автор фотосы.
Читайте нас: