Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2019, 12:21

Каникул – иң күңелле мизгел

Җәйге каникуллар якынлашу белән ата-аналарны “Баламның ялын ничек оештырырга?” – дигән сорау борчый.

Җәйге каникуллар якынлашу белән ата-аналарны “Баламның ялын ничек оештырырга?” – дигән сорау борчый.
Ялларын файдалы итеп үткәрергә теләүчеләр өчен “Виктория” балалар спорт лагере үзенә чакыра. Биредә 3 смена оештырылачак: тәүгесе – 3 июньнән 23енә, икенчесе - 26 июньнән 16 июльгә, өченчесе - 19 июльдән 8 августка кадәр.
Лагерь спорт юнәлешендә эшли, шулай ук патриотик тәрбия бирү һәм иҗади сәләтләрне үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Баскетбол, волейбол һәм футбол белән шөгыльләнү өчен спорт шәһәрчеге һәм мәйданчыклары бар.
Лагерь биләмәсендәге Кызылга күлендә балалар катамаранда йөри һәм тәҗрибәле инструктор җитәкчелегендә йөзәргә өйрәнә алачак. Шулай ук мәдәни-күңел ачу үзәгендә еш кына бәйрәмнәр, шоу-программалар үткәрелә, планетарий килә.
Агымдагы елда районның гомум белем бирү учреждениеләре базасында көндезге, хезмәт һәм ял, профильле лагерьлар да эшләячәк.
Мәсәлән, “Яшьлек” яшьләр үзәге “Яшь армиячеләр” палатка лагере оештырырга ниятли. Җәйге каникул чорында балалар өчен походлар, мәдәни һәм спорт чаралары оештырылачак, төрле уен мәйданчыклары эшләячәк.
Сәламәтләндерү лагере һәм шифаханә юлламасы өчен түләүгә республика бюджетыннан компенсация алырга теләүче ата-аналарга үзләренең профсоюз оешмасына яки оешманың ял һәм сәламәтләндерү комиссиясенә гариза язарга кирәк. Соңын­нан оешма мәгариф бүлегенә тулы документлар исемлеген тапшырырга тиеш. Аларның үрнәкләре мәгариф бүлеге сайтында “Документлар” – “Ял һәм сәламәтләндерү” (https://obrkarm.ru/docs/recreation) бүлегендә күрсәтелгән.
Заявкалар нинди милек төре булуга карамастан, барлык оешма һәм учреждение­ләрдән, шул исәптән шәхси эшкуарлардан да кабул ителә.
2019 елдан башлап ата-аналар балалары­ның ялын оештыру һәм сәламәтләндерүгә исемле электрон сертификат мөмкинлеге белән файдалана алачак. Моның өчен ял һәм сәламәтләндерү өлкәсендәге хезмәтләр белән файдаланучы “Башкортстан Республикасында балалар һәм үсмерләрнең бердәм исәп системасы”нда https://rest.edu-rb.ru/ сылтанмасында теркәлергә кирәк.
“Башкортстан Республикасында балалар һәм үсмерләрнең бердәм исәп системасы” балаларның ялын оештыру һәм сәламәт­ләндерү юлламалары белән файдаланганда хезмәтләрнең үтәкүренмәлеген һәм һәр кешенең дә файдалана алуын тәэмин итә, шулай ук юлламу алуга чиратны күзәтү астында тотарга мөмкинлек бирә.
Шулай ук балаларны ял иттерү һәм сәламәтләндерү буенча кайнар элемтә”нең эше турында 8 (34765) 2-11-18 телефоны аша шалтыратып белергә мөмкин.
“Виктория” легереның эше турында җен­текләбрәк социаль челттәрдәге Бәй­ләнештә https://vk.com/club12697846 сылтанмасында таныша аласыз. Тел.:8 (34765) 2-11-65.
Нурия Әминева, балаларның җәйге ялын оештыру буенча координатор, мәгариф бүлеге методисты.
Читайте нас: