Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май 2019, 11:59

Район үзәк дәваханәсендә - яңа баш табиб

Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең баш табибы бурычларын башкаручы итеп Камалетдинов Салават Хәниф улы тәгаенләнде.

Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең баш табибы бурычларын башкаручы итеп Камалетдинов Салават Хәниф улы тәгаенләнде.
Салават Хәниф улы 1991 елда Башкорт дәүләт медицина университетында “Дәвалау эше” белгечлеге алып чыга һәм “Эчке авырулар” кафедрасында ординатурада укуын дәвам итә. Клиник ординатурада 2 ел укыганнан соң, Нуриман районы егете озак вакыт Иглин район үзәк дәваханәсендә терапия бүлекчәче табибы, мөдире, дәвалау эше буенча баш табиб урынбасары вазыйфаларын башкара. 2000 елда Салават Хәниф улын Иглин район үзәк дәваханәсенең баш табиб вазыйфасына тәгаенлиләр.
2014 - 2015 елларда – “Изумруд” шифаханәсенең баш табибы.
2016 - 2017 елларда - Башкорт дәү­ләт медицина университеты доценты, реабилитация кафедрасы профессоры.
2017 елдан башлап – Борай район үзәк дәваханәсенең баш табибы.
2017-2018 елларда – Мәскәү шәһә­ренең 45нче санлы дәүләт поликли­никасының оештыру-методика һәм клиника-эксперт эше табиб-методисты.
2018-2019 елларда - “Изумруд” шифаханәсенең баш табибы.
2006 елда “Башкортстанның атказанган табибы” исеме бирелә, 2010 елдан медицина фәннәре докторы. Өйләнгән, өч баласы бар.
Радик Әбделманов.
Читайте нас: