Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 12:19

“Гаилә корырга, эшемне киңәйтергә уйлыйм”

Таныш булыгыз: Ринат Шәйморатов. Ул Кырмыскалы авылында туып-үскән. 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң, художество-сәнәгать лицеена укырга кереп, «Йорт җиһазлары җитештерү остасы” һәм “Агачны уеп ясаучы” белгечлекләре алып чыга. Соңыннан Башкорт дәүләт аграр университерында җир төзелеше инженеры дипломына ия була.

- Хезмәт юлымны төзелештә башлап җибәрдем. Шул вакытта мин бу өлкәнең күңелемә хуш килүен, хезмәт хакына гына карап утырмаска, ә теләк булганда, акча эшләргә мөмкин булуын аңладым. Өстәвенә, әтием төзүче, апам эре төзелеш объектларын материаллар белән тәэмин итә, абыем минем кебек, төзелеш материаллары җитештереп сату белән шөгыльләнә.
“Шәйморатов” шәхси предприятие­се түбә ябу һәм фасад бизәү белән беррәттән, черепица, профнастил, сайдинг кебек материаллар да сата. Агач ишекләр җитештерү белән дә шөгыльләнәбез, ул да халык арасында зур сорау белән файдаланыла. Шулай ук борыстан агач тәрәзәләр эшлибез. Мондый тәрәзәләрнең өстенлеге шунда – алар экологик яктан чиста, тирләми һәм пластик тәрәзәләр белән чагыштырганда, җылылыкны яхшырак саклый. Тагын да без вагоннар җитештерәбез, анда җылы, хәтта кыш көне дә яшәргә мөмкин. Аларны, нигездә, төзелеш өчен җир биләмәсе алган кешеләр сатып ала, - ди Ринат Мәгафур улы.
Әлбәттә, Ринат Шәйморатов боларны берүзе генә башкармый. Аларның бригадасында биш кеше эшли. Эш артып китсә, ул тагы да кешеләр җәлеп итә, үзе дә катнаша. Киләчәктә ул өйләнергә һәм эшчәнлеген тагы да киңәйтергә исәп тота.
Светлана Карпова.
Читайте нас: