Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 12:15

Куллары алтын, йөрәкләре ялкын

Кырмыскалы авылында шәхси эшкуар Даяновлардан сатып алган шкаф яки кухня гарнитуры тормаган бер генә йорт яки фатир да юктыр. Алар җитештергән йорт җиһазлары район, шулай ук тирә-як халкында зур сорау белән файдалана.

Кырмыскалы авылында шәхси эшкуар Даяновлардан сатып алган шкаф яки кухня гарнитуры тормаган бер генә йорт яки фатир да юктыр. Алар җитештергән йорт җиһазлары район, шулай ук тирә-як халкында зур сорау белән файдалана.
Нинди эш башларга, дип озак уйлаганнан соң Ринара һәм Ринат Даяновлар 2011 елда корпуслы мебель җи­тештерү буенча үз эшләрен ачып җибәрәләр.
- Ул елларда районда бу эш белән шөгыльләнүчеләр юк иде әле. Шуңа да бу эшкә үзебез тотынырга булдык. Машинабызны саттык, банк­тан кредит алдык та, җиһаз җитештерү өчен ки­рәк-ярак станоклар сатып алдык. Җитештерелгән мебельне сату өчен кибетләргә куя башладык, соңыннан Олыкүл авылында да үзе­безнең кибетне ачтык. 2014 елда Кырмыскалы авылына күчендек. Барлык авыр эш­ләрне оста куллы Марат Сә­гыйтов һәм Денис Волков башкара, - ди Ринара Даянова.
Тәүдә авыр булса да, әк­рен­ләп барсы да көйләнә. Хәзер алар җитештергән йорт җиһазлары Уфа һәм Стәрлетамак кебек эре шәһәр­ләрдә дә зур сорау бе­лән файдалана. Яңарак Даяновларга Архангель районыннан да заказлар кабул итә башлаган. Ерак авылларга да заказны бушлай илтеп бирү клиентларның акчасын янга калдырырга булышлык итә.
Кибеттә шкаф, гардероб, балалар өчен йокы бүлмәсе һәм кухня гарнитурлары кебек корпуслы җиһазның ассортименты киң, күңелеңә ошаганын сайлап алу мөм­кинлеге бар. Кырмыскалы авылындагы “Ихлас” сәүдә үзәгенең икенче катында аларның үрнәкләрен карарга да мөмкин. Узган елда гына Даяновлар 84 кухня һәм 40 шкаф-купе җитештереп саткан.
- Без эконом һәм премиум-класслы мебель җи­тештерәбез. Мәсәлән, озак еллар хезмәт иткән Blum кебек сыйфатлы Австрия фурнитурасы белән эшлибез. Кухня гарнитурының фасады ПВХ пленкасы белән уратылган МДФтан ясала. Сыйфатлы һәм кыйммәтле фасад һәм тоткалар кую мебельне заманча стильдә күрсәтә. Тоткасыз фасадлар да матур күренә һәм уңайлылык та өсти, - ди Ринара Риф кызы.
Заказның хакы күпме булуга карамастан, кибеттә банк катнашлыгыннан башка бүлеп түләргә дә мөмкин. Мебель 10 көннән алып 30 көнгәчә җитештерелә. Үлчәү һәм илтеп бирү бушлай. Яңа ел, 8 Март һәм башка бәй­рәмнәрдә Даяновлар үзлә­ренең клиентларын бүләк­ләр белән сөендерә. Ягъни, җиһазга заказ биргәндә акция барышында сатып алучыга чәйник, мультиварка кебек бүләкләр бирелә. Шулай ук кухня гарнитурына заказ биргәндә бүләккә төрле аксессуарлар алырга мөмкин.
Заказ кабул итү офисында Ринат Фәнил улының әнисе – Фәрзәнә Нургали кызы ярдәм күрсәтә. Ул улы һәм килене белән чиксез горурлана һәм киләчәктә эш­ләре тагы да үсешүен тели.
- Безнең гаилә эше шундый. Арытабан да клиентларыбызны матур һәм сыйфатлы мебель белән сөен-дерәчәкбез әле, - дип елмая Даяновлар.
Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: