Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 Май 2019, 12:09

Уңыш сере нәрсәдә?

Эшкуарның иң курыкканы – үз эшен башлап җибәрүдер ул. Бизнес-идеяне танышларыгыз белән тикшердегез, аны тормышка ашырып булуына ышанасыз, базар шартларын белештегез, мөмкинлекләрегезне чамаладыгыз да кебек, ләкин башлап җибәрергә тәвәккәллек җитми тора.

Эшкуарның иң курыкканы – үз эшен башлап җибәрүдер ул. Бизнес-идеяне танышларыгыз белән тикшердегез, аны тормышка ашырып булуына ышанасыз, базар шартларын белештегез, мөмкинлекләрегезне чамаладыгыз да кебек, ләкин башлап җибәрергә тәвәккәллек җитми тора.
Тәүдәрәк Әфтах Халиков та шундыйрак тойгылар кичерә һәм Сахай авылы биләмәсендә үзенең пекарнясын ачып җибәрә.
- СССР таркалган 1991 еллар. Элек эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыль­ләнүчеләрне “спекулянтлар” дип атыйлар иде. Әлбәттә, курку да, шик тә бар иде. Шулай да мин тәвәккәлләргә булдым. Сахай авылында ташландык бинаны арендага алып, пекарня ачып, икмәк сата башладым. Ул вакытта икмәкне Уфадан китерәләр, халыкка ул да җитми. Дөресен әйткәндә, ул чакта барлык нәрсәгә кытлык булды, моны өлкән буын кешеләре яхшы хәтерли. Шуңа да безнең продукция зур сорау белән файдаланды, - ди эшкуар.
Шулай итеп, 1994 елда СМПда пекарня салдыра. Өстәвенә, Бельский авылында да бинаны арендага алып, пекарня ача. Көн саен өч пекарняда Әфтах Әлтаф улы район кибетләренә сатуга 1500дән артык икмәк озата. Тәүдә эшләр җайлы гына бара. Ләкин бераз вакыттан соң кибетләр товар өчен түләми башлый. Ул вакытта ул ике пекарняны ябып, алар урынына азык-төлек кибетләре ачарга карар итә. Ләкин Әфтах Әлтаф улы яңа идеяләр белән яна һәм көнкүреш техникасы һәм өс киемнәре сату белән шөгыльләнә башлый.
- 90нчы елларны юкка гына авыр еллар димиләр. Эшчәнлеккә рэкетлар киртә куя. Шулай булуга карамастан, көненә ике тапкыр товар артыннан Ульяновск өлкәсенә барырга туры килә. Бервакытны төнге юлда безне автомат тоткан милиционерлар туктатты. Ул вакытта бандитлар еш кына милиция формасын кияләр иде. “Эләктек” дип уй­лыйм. Аларның берсе: “Ни өчен төнлә китеп барасыз? Ә үтерсәләр?” – ди. Ләкин алар чын милиция хезмәткәрләре булып чыкты. Иркен тын алдык. Тиешле урынга имин барып җиттек, - ди Әфтах Халиков, ул елларны искә алып. - Авырлыкларга карамастан, элек эшкуарлык белән шөгыльләнү җиңелрәк иде.
- Бүген миндә 30 хезмәткәр эшли, хәер, 90нчы елларда 50дән артык кеше иде. Аларның һәрберсе өчен мин пенсия һәм социаль страховкалауга акча күчерәм. 5 кеше декрет ялында, 15е пенсиягә чыкты. Бу аз акча түгел. Бүген яшь эшкуарга бер хезмәткәрне тоту да авыр. Кызганычка каршы, кадрларга кытлык кичерәбез. Миңа, мәсәлән, кондитерлар һәм пекарьлар кирәк, - ди эшкуар.
Әфтах Әлтаф улы башка эшкуарлык юнәлешләрен дә өйрәнүдән туктамый. Өч ел элек улы белән бергә Олыкүл авылында (СМП) тротуар плиткасы җитеш­терә башлый. Заказлар җитәрлек. Цементны кызганмый, шуңа да плитка ныклы килеп чыга. Сатуда плиткалар бар, шулай ук аны 89173418347 (WhatsUpp) телефоны буенча шалтыратып, заказ бирү мөмкинлеге бар.
Әфтах Әлтаф улы – актив кеше. Төп эшчәнлек төреннән башка, ул 2008 елда төзелгән “Районның эшкуарлар берлеге” рәисе дә.
- Берлек булдырганчы, без – эшкуарларның һәрберсе проблемаларын үзаллы хәл итә иде. 2008 елда мине ул вакытта хакимият башлыгы И.Б.Сафин чакырып, район эшкуарларын берләштерүче оешма төзергә тәкъдим итте. Шул вакытта мин бу мәсьәлә буенча эшли башладым. Уфа шәһәрендәге барлык юристларда йөреп чыктым, Юстиция министрлыгында һәм Салым оешмасында оешманы теркәдем. Ләкин аны Берлек яки Ассоциация дип теркәргәме дигән сайлау килеп туды. Берлеккә без барсын да, шул исәптән шәхси эшкуарларны да кертә алачакбыз. Шул уңайдан мин Кырмыскалы районы эшкуарлары берлеге төзергә карар иттем, - ди Әфтах Әлтаф улы.
Бүген “Надежда”, Вязовка тегермән комплексы”, “Водолей”, “Агыйдел-Агро” юридик шәхесләр һәм физик шәхесләр – Р.Н.Хәйретдинов, Р.Ю.Мөхәммәтҗа­нова, В.Ф.Кәримов, Л.В.Ильясова – район эшкуарлары берлеген оештыручылар.
- Берлек ачу белән без еш кына җы­елышлар үткәрдек. Ике атна саен салым инспекциясе, җир һәм милек мөнәсә­бәтләре министрлыгы кебек дәүләт оешмалары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән очрашып тордык. Ул вакытта бик азлар гына Интернетта утыра иде, мәгълүматны шул очрашуларда ала идек, - ди Әфтах Халиков.
Бүген Эшкуарлар берлеге социаль проектлар белән шөгыльләнүен дәвам итә. Мәсәлән, взнос акчаларына мини-футбол буенча турнирлар үткәрелә.
Ринат Шәйбәков.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: