Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 18:12

Радий Хәбиров: “Башкортстан кече бизнес өчен Клондайкка әйләнәчәк”

Икътисад // Ләйсән Якупова // 25.05.2019 21:04:04Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанның киләчәген урта һәм кече бизнес үсешендә күрә.

Республика җитәкчесе Радий Хәбиров Башкортстанның киләчәген урта һәм кече бизнес үсешендә күрә.
- Зур предрприятиеләр бездән башка да үсешәчәк. Безнең аларга комачауламавыбыз, ә аларның инвестицион программалары булу мөһим. Республиканың без позитив йогынты ясый алган икъисад өлеше – кече һәм урта бизнес. Мин сездә республиканың киләчәген күрәм. Һәм минем бурычым – сезгә эшләргә уңайлы булсын өчен мөмкин кадәр күп тырышлык салу, - диде Радий Хәбиров бүген “Мой бизнес” үзәге ачылуга җыелган республика эшкуарларына.
Радий Фәрит улы әйтүенчә, бер-ике елдан республика кече бизнес өчен Клондайкка әйләнәчәк. Моның өчен власть уңайлы мохит тудырырга тиеш.
Уфада инде бизнес-проектларны тормышка ашыру өчен инновацион мәйданчыклар эшли башлады. Шулай ук киң инструментарий бар – теркәлүдә булышлык итүдән һәм кирәкле документларны алудан башлап продукция экспортына ярдәм итүгә кадәр.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/radiy-kh-birov-bashkortstan-keche-biznes-chen-klondaykka-yl-n-ch-k/
”Фото: "Башинформ"
Читайте нас: