Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 18:17

“Язгы бал” Уфаны ямьләде

Җәмгыять // Ләйсән Якупова // 25.05.2019 18:25:0125 майда, Уфада бәйрәм – чыгарылыш сыйныф укучыларының “Язгы бал”ы булды. Бу чара республика башкаласының Совет мәйданында сигезенче тапкыр үтә.

Пушкин һәм Ленин урамнарында “Чыгарылыш сыйныф укучылары аллеясе – 2019” урнашты, анда мәктәп тәмамлаучыларның фоторәсемнәре һәм сайлаячак һөнәрләре хакында мәгълүмат бирелгән.
Транспорт хәрәкәте туктатылган урамнарда бию коллективлары осталыгын күрсәтте, теләүчеләрне бию серләренә өйрәтте. Төрле вузлар оештырган мәйданыкларда чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Биш меңгә якын чыгарылыш сыйныф укучысының Совет мәйданына җыелуы – бүген иң дулкынландырган мизгел булгандыр. Чараны оештыручылар аларга республика җитәкчесе Радий Хәбировның ялкынлы сәламен җиткерде.
Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин егетләрне, кызларны сәламләп, алар алдында яңа офыклар ачылуын билгеләде, уңышларга ирешеп, туган мәктәпләренә, шәһәргә, республикага дан китерәчәкләренә ышаныч белдерде.
Мәктәп тәмамлаучыларны Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның тормыш иптәше Каринэ Хәбирова тәбрикләде. Мәктәптә укытучыларыннан алган белем һәм тәрбия нигезләрен онытмауларын, яхшы, шәфкатьле, бәхетле кешеләр булуын теләде.
Унберенчеләр әйлән-бәйлән, танго, полонез, мәктәп вальсы һәм флешданс биеде. Көчле алкышлар астында кыңгырау шалтырады һәм чыгарылыш сыйныф укучылар бәйрәмнең традициясенә әйләнгән “Туган як” җырын башкарды.
Быел “Язгы бал”да Уфа районының чыгарылыш сыйныф укучылары да канашты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/yazgy-bal-ufany-yaml-de/
Фото: Олег Яровиков
Читайте нас: