Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 Май 2019, 11:11

Өмет һәм ачышлар чоры

25 май көнне район мәктәпләрдә зур тормышка, олы дөньяга юлланган укучыларны алдагы көннәрнең гаҗәеп матур да, тынгысыз да, соклангыч һәм авыр да булачагын искәртеп соңгы кыңгырау яңгырады. Агымдагы елда район буенча 224 укучы мәктәп белән саубуллашып, укытучыларына ихлас рәхмәтләрен җиткерде һәм үзаллы тормышка хәеф-фатыйха алды.

Мәктәпләрдә үткән тантаналы линейкадан соң унберенчеләр Кырмыскалы авылының Ленин исемендәге мәйданына җыелды. Йолага әверелгән матур, күңелле һәм шул ук вакытта дулкынландыргыч бәйрәм район хакимиятенең яшьләр сәясәте, спорт һәм физик культура буенча бүлеге тарафыннан “Уфанет” ярдәме белән оештырылды. Тантана сәбәпчеләренә район хакимияте башлыгы Альфир Фәрхәт улы Сабиров, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Флизә Наил кызы Макеева, мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Мәкъсүт кызы Исәнбаева һәм башкалар мөрәҗәгать иттеләр һәм чыгарылыш имтиханнарын уңышлы тапшырып, куйган максатларына таба кыю баруларын һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталып калмауларын теләделәр.
Мәдәният сарае хореографлары белән үткән репетицияләр дә үз җимешен бирде - төрле мәктәпләрдән җыелган кызлар һәм егетләр Ленин исемендәге мәйданны тутырып саубуллашу вальсын башкарды.
Эльвира Ямалетдинова фотосы.
Читайте нас: