Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 Май 2019, 16:17

Без Молдова белән дус!

Икътисад // Ример Насретдинов // 30.05.2019 08:51:58Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Молдова президенты Игорь Додон җитәкчелегендәге рәсми делегациясе белән очрашты.

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Молдова президенты Игорь Додон җитәкчелегендәге рәсми делегациясе белән очрашты.
- Сез Уфага Нур-Солтаннан килдегез, анда югары Евразия икътисади советы утырышы булды. Русия Президенты Владимир Путин билгеләп үткәнчә, совет башка дәүләтләр, беренче чиратта, якын күршеләр, шул исәптән Молдова белән элемтәләрне киңәйтергә ниятли. Башкортстан бу хезмәттәшлекне ныгытуда катнашырга әзер, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Төбәк җитәкчесе киләчәктә Башкортстан белән Молдава арасында товар әйләнешен арттырырга мөмкинлек бирәчәк кайбер өстенлекле юнәлешләрне билгеләде. Сүз авыл хуҗалыгы, биологик препаратлар һәм комплекслы ашламалар, сәнәгать җиһазлары җитештерү, машина төзү өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында бара. Радий Хәбиров сүзләренә караганда, гуманитар өлкәдә дә хезмәттәшлекне дәвам итү мөһим.
Игорь Додон Молдова бәйсезлек алганнан соң президентның беренче тапкыр Башкортстанга килүен ассызыклады һәм бу аралашуның үзара хезмәттәшлекне ныгытуга һәм товар әйләнешен арттыруга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
– Русия Молдова икътисадының иң алдынгы инвесторы булып тора. Узган ел нәтиҗәләре буенча безнең илләр арасында товар әйләнеше якынча 1 миллиард доллар тәшкил итте, – диде Игорь Додон. – Әмма без Владимир Путин белән төбәкләребез арасында мөмкин кадәр күбрәк үзара хезмәттәшлеккә ирешүгә килештек.
Очрашу барышында Радий Хәбиров һәм Молдова Президенты Уфа белән Гагаузия, республиканың Кушнаренко районы белән Молдованының Окницкий районы, Ишембай районы белән Бессарабово районы арасында хезмәттәшлек урнаштыру турындагы беркетмәләргә кул куелды.
Игорь Додон сүзләренә караганда, имзаланган килешүләр нигезендә анык инвестпроектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкин.
Очрашудан соң Радий Хәбиров һәм Игорь Додон Башкортстанның милли герое Салават Юлаев һәйкәле янында булдылар һәм Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының «Агыйдель дулкыннарында» Бөтенрусия студентлар иҗаты фестивалендә катнашучыларның чыгышларын карадылар.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/bez-moldova-bel-n-dus/
Фото: Башкортстан Башлыгынның рәсми сайтыннан
Читайте нас: