Кешеләрнең сәламәтлеге, ә кайчакта гомере медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгына бәйле. Шуңа да, табиб булу өчен югары интеллект, зур җаваплылык, авырулар белән уртак тел таба белү кебек сыйфатларга ия булырга һәм авырлыклар алдында каушап калмаска кирәк. Бүгенге язмабыз гомерен медицина өлкәсенә багышлаган абруйлы һәм хөрмәтле кеше - Гафур Шәкүр улы Ишмөхәммәтов турында.
Шифалы үләннәр җыючы буларак тирә-якка яхшы таныш әнисе Мәфтуха Вилдан кызы янына авылдашларының еш кына яраларын бәйләтергә, суык тигәндә яки эренләп торган күзләрен күрсәтергә килүләрен егет белеп-күреп үсә. Чөнки якын авылларда фельдшер булмый, ә дәваханә алардан ерак урнашкан. Әтисе Шәкүр Габдрахман улы авылның алдынгы механизаторларының берсе була һәм балаларын аякка бастыру өчен барлык көчен һәм тырышлыгын сала.
Ә бүген тәҗрибәле һәм оста оештыручы, һәрвакыт яңалыкка омтылучы һәм ярдәм итәргә әзер Гафур Шәкүр улы республикада киң билгеле кеше.
…1966 елда Көергәзе районы егете медицина институтының кабул итү комиссиясендә берчә дулкынланып, берчә горурланып үз чиратын көтеп тора. Конкурс та искиткеч югары.
- Котлыйбыз, имтиханнарыгызны уңышлы тапшырдыгыз, укырга кердегез. Ләкин гомумторактан урын бирә алмыйбыз, аны үзегезгә табарга туры килер, - диләр комиссия әгъзалары.
- Ул вакытта документларымны кире бирегез, чөнки минем Уфада бер танышым да юк, - дип каршы төшә күпбалалы гаиләдә туып-үскән егет.
Ләкин кабул итү комиссиясе секретаре егетне үгетли башлый: “Китәргә ашыкмагыз әле, безнең институтка керер өчен укучылар бишәр тапкыр имтихан биреп карыйлар” - дип шәхси йорт адресы язылган кәгазь суза. Шулай итеп, авыл мәктәбен гел яхшы билгеләренә генә тәмамлап, үз алдына олы максат куеп, гади авыл малае медицина институты студенты булып китә.
- Мин һәрвакыт үзаллылыкка омтылдым һәм берсеннән дә ярдәм көтеп утырмадым. Студент чагымда үземә акча эшләү максатында вагоннар бушатырга йөредем. Бәхеткә, бераз вакыттан соң гомумторактан урын бирделәр, - дип хәтерли Гафур Шәкүр улы.
Онкодиспонсерда интернатура үтү аның өчен зур тәҗрибә мәктәбенә әверелә. Яшь егетне катлаулы операцияләргә алалар, табиб эшенең нечкәлекләренә өйрәтәләр. Өлкән хезмәттәшләренең җитәкчелеге астында ул осталыкка гына түгел, табиб этикасына да өйрәнә.
1972 елда яшь хирургны тормыш иптәше Нәсимә Кутуз кызы (әйткәндәй, вакытында ул Кырмыскалы районында балалар консультациясендә педиатр булып эшләгән) белән медицина институтында диплом алу белән юллама буенча Дүртөйле районына эшкә җибәрәләр. Гафур Шәкүр улы – участок дәваханәсенең баш табибы, Нәсимә Кутуз кызы – педиатр була.
- Чынында исә, миңа хирург, терапевт, акушер-гинеколог һәм администратор да булырга туры килде. Көн саен җәрәхәтләнгән яки башка авыру кешеләрне кабул итәргә, көненә 7-8 операция үткәрергә туры килде, хәтта сабыйларга дөньяга килергә ярдәм иткән чаклар да булды, - ди әңгәмәдәшчем.
Гафур Шәкүр улы бик таләпчән, булдыклы, абруйлы җитәкче була. Ул җитәкчелек иткән чорда аның тырышлыгы белән район сәламәтлек саклау системасы тамырдан үзгәреш кичерә, заманча дәрәҗәгә күтәрелә. Авыл дәваханәсенең утын белән ягып җылытылуы - ул вакытта баш табибны иң борчыган проблема булгандыр. Бинаны җылыту өчен 400 кубометр утын әзерләп, ярырга кирәк. Ләкин ничек итеп? Булдыклы җитәкче моны хәл итү юлын таба – эчкечелеккә каршы җитди көрәш җәелдерә. Мондый “хроник пациентлар” өчен эш терапиясен оештыра – аларның һәрберсеннән тиешле күләмдә утын ярдыра.
Кайда гына эшләмәсен, Гафур Ишмөхәммәтов үзенең эш урынында табиблар һәм авырулар өчен дә һәрвакыт тиешле шартлар булдырырга омтыла – поликлиникалар һәм стационарлар төзетә. Җитәкчелек эшендә бай тәҗрибәсе, төпле белеме, сабырлык кебек күркәм сыйфатлары Гафур Шәкүр улын тагын да абруйлы итә.
Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенә баш табиб вазыйфасына тәгаенләнгәннән соң да бу хәл кабатлана. Ул вакытта 28 яшьлек баш табиб хезмәттәшләре арасында иң яше була. Аңа зур һәм тынгысыз “мирас” - бер поликлиника, бер район һәм дүрт участок дәваханәләре эләгә. Кырмыскалы районында 12 ел эшләү дәверендә иң зур казанышы – һәр сменада 600 авыруны кабул итәргә сәләтле өч катлы поликлиника төзетү булгандыр. Элек республикада мондый медицина учреждениесе беркайда да булмый.
Уңышлы эшенең сере – гади кешелек мөнәсәбәтләрендә. Партия район комитетының беренче секретаре Иван Фомич Волик СССР транспорт төзелеше министры Владимир Аркадьевич Брежнев белән дус булалар. Ә “Метрострой” предприятиесе - аның карамагында. Нәкъ алар ярдәмендә Кырмыскалы авылында район комитеты, Мәдәният сарае төзелә дә инде. Район үзәгендә яңа поликлиника төзү идеясен дә министр хуплый.
- Тиз арада аның проекты эшләдек, моның өчен берничә тапкыр Мәскәүгә барырга туры килде. Шулай итеп, төзелеш башлап җибәрдек, гранит, мәрмәр, Чехиядә җитештерелгән йөзләү өчен плиткалар, имән агачыннан ишекләр, тәрәзәләр һәм башка иң яхшы материаллар кулланылды. Поликлиника бик шәп килеп чыкты, - ди Ишмөхәммәтов.
1977 елда Гафур Шәкүр улын Күз авырулары институты директоры Марат Тәлгать улы Азнабаев эшкә чакыра.
- Мин бит окулист түгел, - ди Ишмөхәммәтов гаҗәпләнеп.
- Сәламәтлек саклау өлкәсенә оста оештыручы һәм баш табиб кирәк, ә окулистлар бездә болай да җитәрлек, - ди Марат Тәлгать улы.
Яңа урында ярты ел гына эшләгәннән соң, көтмәгәндә аңа Башкортстан партиясе өлкә комитетының икенче секретаре Геннадий Кривяков шалтырата. Өлкә комитетына “келәм”гә юкка гына чакырмыйлар. Ләкин сөйләшү дусларча шартларда үтә.
- Авылда сәламәтлек саклау өлкәсен ничек күтерергә икән, дип Сезнең белән киңәшләшергә иде, - дип сүз башлый Кривяков, Ишмөхәммәтовның тәкъдимнәрен игътибар белән тыңлап. Икенче көнне үк Сәламәтлек саклау министры Альфред Турьянов шалтыратып, Гафур Шәкүр улы Уфа шәһәренең 1нче санлы дәваханәсенә баш табиб итеп тәгаенләнүе турында хәбәр итә.
- Владимир Скачиловны мин яхшы беләм. Ул да хезмәт эшчәнлеген Кырмыскалы авылында башлаган, шуңа да урындагы дәваханә аның күңеленә аеруча якын. Мин шатланып риза булдым, - дип хәтерли әңгәмәдәшчем.
Биредә дә Гафур Шәкүр улы көч-дәрт белән тәртип урнаштыра башлый. Тәүгеләрдән булып дәваханәдә диспансеризация тергезелә. Ул вакытта җитәкчеләр больничныйга китәргә, дәваханәгә ятарга ашыкмыйлар. Сәламәтлек саклау өлкәсенең халык комитеты рәисе Николай Семашко профилактиканың өстенлеген билгели. Дәваханәдә график төзелә, ул өлкә комитетында раслана һәм кешеләр тыныч күңел белән процедураны үтә башлыйлар.
Тәүге елда ук пациентларда байтак җитди авырулар ачыклана, ә 6-7 очракта авыруларны хәтта үлемнән коткарып калуга ирешәләр. Бу тәҗрибә әле булса кулланыла.
Әле еш кына СССР вакытында барлык нәрсә сыйфатлы һәм бушлай иде, дип сөйләргә яраталар. Табиблар бәләкәй хезмәт хакына йөрәк кушуы буенча, ал-ял белми эшләде, аларны яраттылар, хөрмәт иттеләр. Ничек кенә булмасын, барлык көчләрен авыруларны терелтүгә багышлаган табиблар булган, бар һәм булачак.
Хезмәттәшләренең ихтирамы, аның кулыннан савыккан кешеләрнең урамда танып зурлап сәламләвеннән дә зуррак бәхет, горурлык хисе бар микән? Инде күптән хаклы ялда булуына карамастан, ул бүген дә көр күңелле, һәр нәрсәгә сокланып, дөньядан ямь, хезмәтеннән тәм табып яши. Киләчәктә дә тормышның рәхәтенә төренеп, гомер мизгелләренең кадерен белеп, кадер-хөрмәттә яшәргә язсын иде.
Фото гаилә архивыннан алынды.