Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 июнь 2019, 12:49

Олы-Теләк фаҗигасенә - 30 ел

Кичә Русия һәм СССР тарихында иң зур тимер юлы һәлакәте исәпләнгән Олы-Теләк фаҗигасенә 30 ел тулды.

Кичә Русия һәм СССР тарихында иң зур тимер юлы һәлакәте исәпләнгән Олы-Теләк фаҗигасенә 30 ел тулды.
1989 елда ике пассажир поезды шартлау нәтиҗәсендә рәсми мәгълүматлар буенча 575 кеше һәлак булды, 623е гарипләнде. Әлеге фаҗигадә 181 баланы югалттык.
Бүген һәлакәт урынында узган матәм чараларында республика җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты. Ул сигез метрлы стелла янына чәчәкләр салды, корбаннарның туганнары белән аралашты.
Олы-Теләк һәлакәтендә зыян күргәннәрнең һәм һәлак булганнарның туганнары ассоциациясе җитәкчесе Виктор Храмов республика, Иглин районы җитәкчелегенә һәм республика халкына корбаннар истәлеген кадерләп саклаганнары, мемориалны карап тотулары өчен рәхмәт белдерде. Ул Радий Хәбировтан мемориалга федераль әһәмияттәге статус бирергә ярдәм итүен, ә һәлак булганнарның туганнары Хәтер китабын чыгару мөмкинлеген каравын үтенде.
Республика җитәкчесе фаҗига булган чордагы истәлекләре белән уртаклашты. Ул вакыт Башкортстан табиблары бик күп гомерләрне саклап кала алды. Аларга бөтен Советлар Союзы, хәтта чит илләр ярдәм итте. Бу коточкыч бәла кешеләрне берләштерде.
Хәзер һәр елны фаҗига урынында матәм чаралары уза, әлеге участокны узган пассажир һәм йөк поездлары һәлак булучылар истәлегенә озын итеп кычкыртып китә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/oly-tel-k-fa-igasen-30-el/
Фото: Татьяна Кадыкова
Читайте нас: