Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 июнь 2019, 12:43

Башкортстан - Президент грантлары саны буенча лидер

Сәясәт // Фәнүз Хәбибуллин. // 05.06.2019 20:41:21Русия Президенты грантларын Башкортстан коммерциягә карамаган оешмаларына бүлүнең 2019 елгы беренче конкурс йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында җиңүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә. Республиканың мондый оешмаларының 38 проекты 44,8 миллион сумлык грантлар алачак. Узган елда бу сумма 32,5 миллион сум тәшкил иткән.

Русия Президенты грантларын Башкортстан коммерциягә карамаган оешмаларына бүлүнең 2019 елгы беренче конкурс йомгаклары буенча Идел буе федераль округы төбәкләре арасында җиңүчеләр саны буенча лидерлар рәтендә. Республиканың мондый оешмаларының 38 проекты 44,8 миллион сумлык грантлар алачак. Узган елда бу сумма 32,5 миллион сум тәшкил иткән.
Иң "кыйммәт" грантны (7 миллион 900 мең сум) "Югалтулар юк" хәйрия фонды проекты отты.
Башкортстанда мондый иң актив оешмалар эшли, дип билгеләп үтте Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.
Моннан тыш, Идел буе федераль округы — җиңүчеләр саны һәм бүленә торган финанслау күләме буенча илдә икенче урында. Округ төбәкләре оешмаларыннан конкурска тәкъдим ителгән 1857 проектның һәр бишенчесе Русия Президенты грантларын алачак. 337 гариза канәгатьләндерелде. Проектларны гомум финанслау күләме 513,8 миллион сум тәшкил итә. Бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 81 миллион сумга күбрәк.
«Һәр проектка күңелнең бер өлеше, тирә-юньдәге дөньяны яхшырак итү теләге кертелгән. Катнашучылар саны гына түгел, ә безнең округтан җиңүчеләр саны да артуына мин бик шат», — дип котлады конкурс җиңүчеләрен округтан Игорь Комаров.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/bashkortstan-prezident-grantlary-sany-buencha-lider/
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: