Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2019, 14:30

Башкортстан рейтингта 7 позициягә күтәрелде

Көнүзәк // Ләйсән Якупова // 07.06.2019 15:50:43Кичә Петербургтагы халыкара икътисади форум сессиясе кысаларында Русия төбәкләрендәге инвестицион мохит торышының рейтингы билгеле булды. Сессия эшендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Кичә Петербургтагы халыкара икътисади форум сессиясе кысаларында Русия төбәкләрендәге инвестицион мохит торышының рейтингы билгеле булды. Сессия эшендә Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.
Үткән ел белән чагыштырганда, Башкортстан милли рейтингта җиде позициягә күтәрелгән – 16нчы урында. Лидер-төбәкләр өчлегенә Мәскәү, Татарстан һәм Төмән өлкәсе керә.
Башкортстанның рейтинг билгеләре үсешенең яхшы динамикасын күрсәтүче субъектлар исемлегенә керүе билгеләнде. Сессия модераторы, Мәскәүнең “Сколково” идарә мәктәбе президенты Андрей Шаронов билгеләвенчә, бу бик мөһим.
Яңа проектларны үткәрү буенча стратегик башлангычлар агентлыгы җитәкчесе Светлана Чупшева билгеләвенчә, төбәкләр арасында югары көндәшлек саклана. Иң мөһиме – илдә инвестицион мохит торышы уңай динамикада.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/bashkortstan-16nchy-urynda/
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: