Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 июнь 2019, 12:00

Быел республикада 40тан артык яңа объект төзеләчәк

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Ләйсән Якупова // 07.06.2019 16:22:23“Россия-24” телеканалына биргән интервьюсында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда быел 40тан артык яңа объект төзеләчәген әйтте. Республика җитәкчесе саннарның гына түгел, проектларның вакытында үтәлүе мөһимлеген билгеләде.

“Россия-24” телеканалына биргән интервьюсында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанда быел 40тан артык яңа объект төзеләчәген әйтте. Республика җитәкчесе саннарның гына түгел, проектларның вакытында үтәлүе мөһимлеген билгеләде.
“Гомумдәүләт проектлары кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртә. Без озаграк яшәячәкбез, сәламәтрәк булачакбыз, үлем очракларын киметеп, балалар туу санын арттырачакбыз. Кеше шәһәр уңайлыкларында яшәсен, икътисад киеренке үсешсен өчен эшләячәкбез.Быел гомумдәүләт проектлары кысаларында 22 мәктәп, 19 балалар бакчасы, ике балалар поликлиникасы һәм ФАПлар, физкультура-савыктыру комплекслары ачабыз”, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе фикеренчә, “Сәламәтлек саклау” проекты бик әһәмиятле.
“Ул интеграль һәм, бер яктан, кешеләрнең авырмавын, икенче яктан, озак һәм сыйфатлы яшәвен хәл итә. Беренчел звено, авыл медицинасы үсешсен өчен күп тырышлык салына, бу республика өчен бик мөһим. Әле финанс һәм башка төрле ярдәм белән Башкортстанда 2000 ФАП тергезелә”, – дип белгеләде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе сәламәтлек саклау өлкәсендә кадрлар дефициты мәсьәләсен хәл итү буенча матди һәм рухи әйдәүче чаралар күрелүе хакында сөйләде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/byel-respublikada-40tan-artyk-ya-a-obekt-t-zel-ch-k/
Фото: "Башинформ"
Читайте нас: