Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 11:29

«Евразия йөрәге» сезне көтә!

IV «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале 12 июньнән 15енә кадәр Уфа амфитеатрында, «Торатау» конгресс-холлы янында оештырыла.

IV «Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестивале 12 июньнән 15енә кадәр Уфа амфитеатрында, «Торатау» конгресс-холлы янында оештырыла.
Фестивальнең тәүге көне бик эчтәлекле булмакчы. 12 июньдә «Евразия йөрәге» чараның иң чагу өлеше – Милли кием парады белән ачыла. Узган еллдардагы кебек үк, парадта катнашучылар Башкортстанда яшәгән төрле халык­ларның костюмнарын күрсәтә. Аларга чит ил вәкилләре – Кытай, Һиндстан, Вьетнам, Нигерия студентлары да кушыла. Быел республикада яшәгән 300дән артык халык­ның катнашуы көтелә.
Артабан эстафетаны Надежда Бабкинаның «Русия җырлары» фестиваль-марафоны дәвам итә, анда республикабыз исеменнән «Мирас» җыр һәм бию фольклор ансамбле һәм «Zainetdin» этно-шоу проекты катнаша. Беренче көн күпләр яратып өлгергән «Этнотөн» белән тәмамлана, дөньяның төрле илләреннән билгеле этно-коллективлар чыгыш ясый. Башкортстаннан фестивальдә халыкара, бөтен­русия, республика конкурслары һәм фестивальләре лауреаты, Мексикада Бөтендөнья фольклориадасында булып кайткан «Аргамак» төркеме һәм «Uzoritsa» рус фольклор проекты катнаша.
«Этнотөн» хедлайнеры – легендар Эмир Кустурица җитәкчелегендәге The No Smoking Orchestra төркеме.
«Евразия йөрәге» халыкара сәнгать фестиваленең икенче көне симфоник музыкага багышланган. 13 июньдә Уфа амфитеатрында Башкортостан­ның Милли һәм яшьләр симфоник оркестрлары чыгыш ясый. Сәхнәгә Башкортстан­ның халык артисты Аскар Абдразаков, Михайловский, Мария, Зур театрлар, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солистлары чыга.
Бу көнне «Евразия йөрә­ге»нең Беренче балы да оештырыла.
14 июньдә Башкортстан Республикасы оештырылуның 100 еллыгына багышланган «Алга, Башкортстан!» исемле концерт була. Башкортстанның сәнгать осталары һәм алдынгы коллективлары, шулай ук Русиядә һәм дөньяда танылу яулаган якташларыбыз чыгыш ясый. Алар арасында - Сергей Приказчиков җитәкчелеген­дәге «Пицца» коллективы, «Zaman» төркеме (Мәскәү).
Уфалыларның һәм башкала кунакларының Линар Дәүләт­баев җитәкчелегендәге Баш­кортстанның Халык уен кораллары милли оркестрының Роберт Юлдашев һәм аның «Курайчы» командасы, «Бүре­ләр» төркеме, Rena RNT белән берлектәге чыгышларын карау мөмкинлеге бар.
15 июньдәге Гала-концерт та чагу булырга вәгъдәли. «Евразия йөрәге» тамашачылары алдында Русия Федерациясе милли гвардиясе гаскәр­ләренең Үрнәкле оркестры чыгыш ясый. Гала-концертта якташларыбыз Аскар Абдразаков һәм Мәликә Разакова, Русия артистлары Олег Кухта, Владимир Маркин, Ма­ри Карнэ, шулай ук «Аргамак» һәм «Премьер» төркемнәре чыгыш ясарга тиеш. Бу көннең хедлайнерлары – Русия эстрадасы йолдызлары Алсу һәм Валерий Меладзе. Дүрт көнлек фестиваль салават күпере төсендәге фейерверк белән тәмамлана.
«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы.
Фото интернеттан.
Читайте нас: