Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 11:45

Нинди генә китап юк монда!

Элек районда китап кибете булмаган. Шуңа да 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Рәйханә Зөфәр кызы Зәетова бу идея белән яна башлый. Ә бүген Кырмыскалы авылы универмагының икенче катында “Китаплар” кибете эшли башлавына 16 ел тула.

Элек районда китап кибете булмаган. Шуңа да 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгән Рәйханә Зөфәр кызы Зәетова бу идея белән яна башлый. Ә бүген Кырмыскалы авылы универмагының икенче катында “Китаплар” кибете эшли башлавына 16 ел тула.
Кибеттә әдәби әсәрләр, тарихи, фәнни-популяр басмалар, классик язучылар һәм яшь авторларның китаплары, Коръән, догалар китабы, дини календарьлар, белешмәлекләр, дәреслекләр, иллюстрацияле альбомнар һәм балалар әдәбияты һәм башка бик күп товарлар бар.
– Районда яшәүче яшьләр дә, өлкәннәр дә китап укырга ярата. Олы яшьтәгеләрне умартачылык, агач эшләре, автомобиль төзәтү буенча китаплар кызыксындырса, урта яшьтәгеләр күбрәге детективлар һәм романнар сатып ала, - ди кибет хуҗасы Гөлшат Ракимова.
Иң кечкәйләр өчен сыйфатлы, каты тышлы, чагу рәсемле китаплар да күп. Балалар бакчасына йөрүчеләр өчен Л.Г.Петерсон, Е.В.Колесникованың уку әсбаплары, М.В.Солтанованың китаплары, “сөйләшүче” әлифбалар, таблицалар, уенчыклар, өстәл уеннары, энциклопедияләрнең ниндие генә юк.
Башлангыч сыйныф укучылары “Китаплар” кибетендә “Перспектива”, “Школы России”, “Планета знаний” программалары буенча эш дәфтәрләре, Бөтенрусия тикшерү эшләре әсбапларын таба ала. Өлкән сыйныф укучыларына төп фәннәр буенча дәфтәрләр, Бердәм дәүләт имтиханына әзерлек өчен әсбаплар ярдәмгә килер.
Китаплардан башка, кибеттән канцелярия товарлары, мәктәп һәм иҗат итү өчен кирәк-яраклар, фотоальбомнар, бүләкләр, открыткалар һәм башка бик күп товарлар бар.
Сезгә кирәкле китап яки әсбап юк икән, заказ буенча кайтарту мөмкинлеге бар. Кибет сыналган һәм ышанычлы кешеләр белән эшли, шуңа да заказ 2-3 көн эчендә әзер була.
Кибет Кырмыскалы универ­магы­ның икенче катында урнашкан.
Белешмә өчен телефоннар: 8-927-31-00-892, 8-927-31-99-775.
(Реклама хокукында).
Читайте нас: