Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2019, 14:37

Башкортстан — халыкара мәдәни чаралар үзәге

Мәдәният һәм сәнгать // 13.06.2019 08:25:18Республикада милли мәдәниятләрнең “Бердәмлек”, “Евразия йөрәге” сәнгать фестивальләре үтәМәгълүм булуынча, 8-12 июньдә республикада милли мәдәниятләрнең “Бердәмлек” халыкара фестивале үтте. Чара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы (CIOFF) канаты астында уза һәм VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырылды.

Мәгълүм булуынча, 8-12 июньдә республикада милли мәдәниятләрнең “Бердәмлек” халыкара фестивале үтте. Чара фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының халыкара советы (CIOFF) канаты астында уза һәм VI Бөтендөнья фольклориадасын үткәрүгә әзерлек кысаларында оештырылды.
Бай эчтәлекле бу фестиваль Әлшәй районы Сабантуенда рәсми рәвештә ачылды. Фольклор фестивальләре һәм сәнгать оешмалары халыкара советы президенты Филипп Боссан үзенең котлавында “Бердәмлек” фестиваленең халык иҗатын, гамәли сәнгатьне үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләде, Башкортстанның бу юнәлештә күпләргә үрнәк булуына ихлас канәгатьлек белдерде. Бу мәртәбәле бәйрәмдә Сенегал, Шри-Ланка, Көньяк Корея, Чили, Төньяк Македония, Казахстан, Кыргызстан, Беларусь республикаларыннан 10 коллектив чыгыш ясады.
Шул ук фестиваль кысаларында паласлар күргәзмәсе үтте, анда Әлшәй, Гафури, Миякә — барлыгы дистәгә якын районнан килгән тукучылар үз осталыгын күрсәтте. “Палас бәйрәме” ахырында фестивальдә катнашучыларның һәрберсе “Дуслык паласы” булдыруга үз өлешен кертте.
Чараның икенче көне дә вакыйгаларга бай булды. Иҗади делегация Благовар районында узган Сабантуй бәйрәмендә катнашты.
Фестивальнең өченче көне Иглин районында узды. Фестивальдә катнашучылар “Этно-көн” шигаре астында уздырылган чарада башкорт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, аш-суы белән якыннанрак танышты.
11 июньдә Шәһәр мәдәният сараенда “Бердәмлек” фестивале кысаларында хәйрия концерты бер сәхнәдә бик күп коллективларны җыйды. Монда катнашучы һәркем үз халкының күңел байлыгын тамашачыга җыр, музыка, уен кораллары аша җиткерде.
Ә инде милли мәдәниятләрнең “Бердәмлек” халыкара фестиваленең соңгы көне “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале ачылган көнгә туры килде. Ике фестиваль вәкилләренең дә Милли костюмнар бәйрәмендә катнашуы бу чараны тагы да чагурак итте.
“Евразия йөрәге” — Уфада 2016 елдан башлап ел саен уздырылучы киң күләмле сәнгать фестивале. Ул Башкортстан башкаласында һәрвакыт популяр музыкантлар һәм бөтен Русиядә танылган башка иҗади шәхесләр катнашлыгында уза. “Евразия йөрәге” фестиваленең бердәм юнәлеше юк — биредә төрле музыка яңгырый, яше-карты бергә бәйрәм итә. Ел саен бәйрәм кысаларында Уфага төрле ансамбльләр һәм коллективлар җыела.
“Евразия йөрәге” фестивален оештыручылар сәнгатьнең төрле юнәлешләрендәге вәкилләрне бер урында җыярга тырыша. Нәкъ менә шуңа күрә фестиваль халыкара статусына ия. Билгеле булганча, мәдәни программаның төрлелеге нәтиҗәсендә фестиваль тиз популярлык казанды, 2016 елда ук “Евразия йөрәге” фестивалендә 100 меңнән артык кеше катнашты. Быелгы фестиваль программасы да шактый киң.
Кичә фестивальнең беренче көне үтте. Мәгълүм булуынча, кичә Русия көне һәм Уфа шәһәре көне дә билгеләнде. Фестивальнең беренче чарасы Милли костюмнар бәйрәме иде. Анда республика территориясендә яшәүче барлык милләт вәкилләре катнашты. Шулай ук “Евразия йөрәге-2019” фестивале кысаларында Русиянең халык артисты Надежда Бабкина катнашлыгында “Русия җырлары” фестивале узды. Әйтергә кирәк, Русиянең, Карелия, Чечен, Ингуш республикаларының халык артисты Надежда Бабкина Башкортстанга зур иҗади программа белән килгән. 10 июньнән 19 июньгә кадәр Башкортстанның 10 шәһәрендә — Благовещен, Бөре, Бәләбәй, Салават, Мәләвез, Стәрлетамак, Белорет, Сибай, Учалы һәм Уфада “Русия җырлары” фестиваль-марафоны үтә.
Бүгенгә планлаштырылган фестиваль программасы классик музыка яратучыларны сөендерәчәк. Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары өчен ел саен уза торган “Симфоник төн” программасы кысаларында республиканың Яшьләр һәм Милли симфоник оркестрлары чыгыш ясаячак. Шулай ук беренче тапкыр “Беренче бал” үткәреләчәк. Анда иҗат коллективларыннан 600 кеше катнашачак. Башкортстанда туып-үскән Аскар Абдразаков, Ольга һәм Елена Терентьевалар һәм башкалар симфоник төнне дәвам итәчәк.
14 июньдә “Евразия йөрәге - 2019” фестивале кысаларында кунакларга Башкортстан Республикасының 100 еллыгын “Алга, Башкортстан!” бәйрәм концерты белән билгеләп үтү тәкъдим ителә.
Әлеге вакыйга хөрмәтенә сәхнәгә республиканың популяр иҗат коллективлары һәм аның танылган сәнгать осталары чыгачак. Мондый шәхесләр исемлегенә Алсу, Рушана Вәлиева, Анжелика Якусева, Софья Бугера, Элвин Грей, “Пицца”, “Бүреләр”, “Заман” төркемнәрен һәм башка бик күп башкаручыларны кертергә мөмкин.
15 июньдә фестиваль зур гала-концерт белән тәмамланачак. Русия гаскәрләренең үрнәкле оркестры киләчәк, аның җитәкчесе Азат Шаһмөхәммәтов Салават районында туып-үскән. Шулай ук Русиянең популяр артистлары чыгышы көтелә. Бәйрәм зур фейерверк белән тәмамланачак.
Зөһрә ИСЛАМОВА.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/bashkortstan-khalykara-m-d-ni-charalar-z-ge/
Фото интернеттан алынды.
Читайте нас: