Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 июнь 2019, 14:23

Уфада “Евразия йөрәге" фестивале ачылды

Нацпроекты - гомумдәүләт проектлары // Зөһрә Исламова // 13.06.2019 11:35:21Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 12-15 июньдә Уфа шәһәрендә «Евразия йөрәге» IV Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак.

Мәгълүм булуынча, Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында 12-15 июньдә Уфа шәһәрендә «Евразия йөрәге» IV Халыкара мәдәният һәм сәнгать фестивале узачак.
12 июнь көнне Уфада “Евразия йөрәге” халыкара сәнгать фестивале ачылды. Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Без бергә – Русия” дип аталган бәйрәм концертында булды.
Фестивальнең беренче көне программасын милли костюмнар бәйрәме ачып җибәрде. Анда 3 меңнән артык кеше, шул исәптән Русиянең башка төбәкләре һәм чит илләр вәкилләре катнашты.
Уфа амфитеатрының ачык сәхнәсендә Надежда Бабкина “Русия җырлары” Бөтенрусия фестиваль-марафонында, шулай ук “Аргымак” (Уфа) һәм «Ingervala» (Санкт-Петербург) төркемнәре чыгыш ясады. Бәйрәм “Би-2” төркеме чыгышы һәм фейерверк белән тәмамланды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/ufada-evraziya-y-r-ge-festivale-achyldy/
Фото: glavarb.ru
Читайте нас: