Бүген блок - иң популяр төзелеш материалларының берсе. Аңардан йорт, гараж, мунча, хуҗалык каралтылары төзиләр, хәтта коймалар да тоталар. Чөнки ул ышанычлы һәм сыналган. Кабак базасында аның керамзит-бетон һәм бетоннан гына җитештерелгәненең күңелеңә ошаганын сайларга мөмкин. Алар, нигездә, бина, беседка яки террасны бизәгәндә кулланыла.
Кабак базасында бессер блоклар җитештерү төп юнәлешләрнең берсе булып тора. Өске катламы матур булганлыктан, бу төзелеш материалына өстәмә бизәү таләп ителми. Гараж, беседка кебек җылытылмаган каралтылар өчен калынлыгы 190 миллиметрлы, шулай ук җылытылган биналарны тышлау өчен 90 миллиметрлы бессер да бар.
Койма баганасы күтәрү өчен клиентларга аерым товар – таш тәкъдим итәләр. Шулай ук компания тротуар өчен бордюрдар җитештерә. Моңардан тыш, сатуда цоколь катын бизәү өчен 40-50 миллиметрлы плитка да бар.
– Клиентларга төзелеш өчен күпме материал кирәк булачагын бушлай исәплибез. Илтеп һәм манипулятор белән бушатып та бирәбез. Блок җитештерү белән тәүге ел гына шөгыльләнмибез. Тәҗрибәбез зур, корылмалар ышанычлы. Җитештерелгән төзелеш материалларының сыйфатына зур игътибар бирәбез. Хаклары да кыйммәт түгел. Йорт яки башка каралты төзергә теләүчеләр килсеннәр һәм үзләренә кирәген сайлап алсыннар. Барлык төзелеш материаллары да сатуда бар, - ди эшкуар Петр Штонда.
Производство базасы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кабак авылы, Шоссе урамы, 20/1. Тел.: 8-987-053-88-88.