Кабак авылындагы бетон узелы төрле маркалы һәм югары сыйфатлы товар бетоны җитештерү белән шөгыльләнә. Шулай ук биредә нигез блорклары сатып алырга да мөмкин. Моңардан тыш, компания махсус техника һәм йөк машиналарына шиномонтаж хезмәтләре дә тәкъдим итә.
Биредә бетон җитештерү белән бишенче ел шөгыльләнәләр. Аларның товары һәм хезмәтләре белән, башлыча, якын-тирә авылларда яшәүче кешеләр файдалана. Халык мондагы бетонны йорт, гараж, мунча нигезләре салу өчен ала.
- Продукциянең сыйфатын тикшереп торабыз. Бетон Heidelberg маркалы цемент, иң чиста ком һәм чуерташ кушылмасыннан ясала. Шулай ук бетонга без пластификатор кушабыз, ул бетонның кату вакытына йогынты ясый. Чимал тулысынча автоматик режимда югары төгәллектәге автоматика ярдәмендә башкарыла, - дип сөйли җитештерү мастеры Артур Солтанголов.
Компаниянең техника паркы да зур гына. Җитештерелгән бетон озын лотоклы автобетонботагыч белән илтеп бирелә. Шуның нәтиҗәсендә юл хакы күпкә түбәнәя.
Бетон узелында тәҗрибәле һәм ачык йөзле кешеләр эшли. Чималны берсүзсез күрше районнарга да илтеп бирәләр. Компания ком һәм чуерташ сату белән дә шөгыльләнә. Боларны да алар үзләренең махсус техникасы белән илтеп бирә. Котлован казу өчен тулы куәтле экскаваторлары да бар.
Җитештерү базасы биләмәсендә йөк машиналары өчен шиномонтаж да урнашкан. Эшләрне сыйфатлы башкару өчен яңа махсус корылма сатып алганнар. Югары квалификацияле белгечләр тәгәрмәчләрне тиз арада һәм сыйфатлы итеп ремонтлап бирәләр.
Клиентларга уңайлы булсын өчен Кабак авылындагы бетон узелы ял көннәрендә дә эшли. Зур күләмдә алучыларга ташламалар каралган. Компания шулай ук юридик берәмлекләр белән дә эшли. Барлык чимал һәм әзер продукциягә тикшерү үткәрелеп тора. Сыйфат даими күзәтү астында булгач, компаниянең товарларын һәм хезмәтләрен сатып алучылар да югары бәһалый.
Адресы: Кабак авылы. Шоссе урамы, 19/9. Телефон: 8-927-300-35-48.