Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2019, 11:21

Алсу - "Башкортстанның халык артисты" исеменә лаек булды!

Мәдәният һәм сәнгать // Ример Насретдинов // 15.06.2019 10:28:43"Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестиваленең өченче көнендә Башкортстан оешуга 100 ел тулуга багышланган "Алга, Башкортстан!" дигән концерт узды.

"Евразия йөрәге" халыкара сәнгать фестиваленең өченче көнендә Башкортстан оешуга 100 ел тулуга багышланган "Алга, Башкортстан!" дигән концерт узды.
Бу көнне Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров фестивальдә катнашучы өч кешене — "Пицца" төркеменең солисты Сергей Приказчиковны, "Аргымак" төркеме солисты Ринат Рамазановны һәм җырчы Алсуны бүләкләү турындагы указга кул куйды.
Беренче ике артист - "Башкортстанның атказанган артисты", ә Алсу "Башкортстанның халык артисты" дигән мактаулы исемнәргә лаек булдылар. Бу хакта сәхнәдән бәйрәмне алып баручылар игълан итте.
Әйтергә кирәк, Уфа халкы һәм шәһәр кунаклары белән бергә тантананы республика җитәкчесе Радий Хәбиров та карады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kultura/evraziya-y-r-ge-festivale-d-vam-it-/
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан
Читайте нас: