Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 июнь 2019, 11:48

Чокырларны ремонтлау гына мәсьәләне хәл итми

Җәмгыять // Ример Насретдинов // 16.06.2019 21:27:07Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә агымдагы сезонда юллардагы чокырларны ремонтлау барышы турында сөйләде.

Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә агымдагы сезонда юллардагы чокырларны ремонтлау барышы турында сөйләде.
"15 июньгә юллардагы чокырларны ремонтлауны төгәлләү бурычы куйган идем. Нәтиҗә ясап, шуны әйтәсем килә: без эшнең 80 процентын эшләдек. Барлык проблемаларны чокырларны ремонтлау белән генә хәл итеп булмый икән, кайбер урыннарда асфальтны яңадан җәяргә кирәк. Ә бу - алдагы бурыч, башка вакыт аралыгы һәм тагын да җитдирәк сумма дигән сүз. Тик моны да эшләячәкбез», — дип язган Радий Хәбиров «ВКонтакте»дагы битендә.
Аның сүзләренә караганда, әлегә ул Транспорт һәм юл хуҗалыгы уенча республика дәүләт комитетына "Юл эксперты" кушымтасын эшләп бетерергә кушты.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/chokyrlarny-remontlau-gyna-m-s-l-ne-kh-l-itmi/
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Читайте нас: