Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 18:42

Уфада югары вәкилләрнең X халыкара очрашуы үтә

Сәясәт // Фәнүз Хәбибуллин. // 18.06.2019 12:15:3618-20 июньдә Уфада хәвефсезлек мәсьәләләрен көйләүче югары вәкилләрнең X халыкара очрашуы үтә.

18-20 июньдә Уфада хәвефсезлек мәсьәләләрен көйләүче югары вәкилләрнең X халыкара очрашуы үтә. Бүген “Торатау” конгресс-холлында форум ачылды, анда Русиянең Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев, Тышкы разведка хезмәте директоры Сергей Нарышкин, Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров, йөздән артык илнең иминлек советы секретарьлары, вице-премьерлар, президентларның һәм вице-премьерларның дәүләт иминлеге буенча киңәшчеләре, ярдәмчеләре, махсус хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.
Николай Патрушев сүзләренә караганда, халыкара очрашу һәрвакыт абруйлы, һәм бүген ул Европа, Америка, Африка, Фарсы култыгы, Якын Көнчыгыш, Көньяк-Көнчыгыш һәм Төньяк-Көнчыгыш Азия һәм дөньяның башка төбәкләреннән 119 дәүләтне берләштерә.
Узган елгы форумга Русиягә 118 дәүләт вәкилләре килде. Быел да 100дән артык ил тәкъдим ителә. Кайбер илләр конференциядә беренче тапкыр катнаша.
- Казанда узган шундый ук чараны үткәргәннән соң нәкъ биш ел узды. Һәм бүген илнең һәм Идел буе федераль округының икътисади яктан алга киткән төбәкләренең берсе - Башкортстан шундый хөрмәтле кунакларны кабул итә. Без быел Идел буенда сөйләшү мәйданчыгының глобаль иминлек өлкәсендә заманча каршылыкларга һәм куркынычларга каршы торырга мөмкинлек бирүче нәтиҗәле карарлар эзләүгә ярдәм итүе белән горурланабыз, - диде Игорь Комаров.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, форум глобаль, дәүләт һәм төбәк дәрәҗәсендә яңа чакырулар һәм куркынычсызлык янауларына каршы көрәш буенча халыкара хезмәттәшлекне ныгытуда өстәмә этәргеч бирәчәк.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/ufada-yugary-v-kill-rne-x-khalykara-ochrashuy-t/
Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: