Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 июнь 2019, 14:25

Уфага Николай Патрушев белән Сергей Нарышкин килделәр

Сәясәт // Резеда Галикәева // 17.06.2019 19:44:59Русиянең Иминлек советы секретаре белән Тышкы разведка хезмәте директорын аэропортта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алдылар.

Русиянең Иминлек советы секретаре белән Тышкы разведка хезмәте директорын аэропортта республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров каршы алдылар.
Уфада Николай Патрушев белән Сергей Нарышкин 18-20 июньдә хәвефсезлек мәсьәләләрен көйләүче югары вәкилләрнең X халыкара очрашуында катнашачаклар.
Иминлек советы секретарьлары, вице-премьерлар, президентларның һәм вице-премьерларның дәүләт иминлеге буенча киңәшчеләре катнашачак мәртәбәле форумга 100гә якын ил вәкилләре киләчәк дип көтелә.
Анда хәл итү өчен бөтен халыкара көчләрнең берләшүе таләп ителүче глобаль һәм төбәк хәвефсезлеге мәсьәләләре турында фикер алышу планлаштырыла.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/ufaga-nikolay-patrushev-bel-n-sergey-naryshkin-kildel-r/
Фото: "Глава РБ"
Читайте нас: