Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 июнь 2019, 12:31

Институтка кертәм дип, 200 мең сум сораган

Җәмгыять // Миләүшә Латыйпова // 18.06.2019 14:52:25Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында эшләүче 24 яшьлек ир-егет 200 мең сум ришвәт алырга ниятләгән. Тик бу уе барып чыкмаган, аны кулга алганнар.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институтында эшләүче 24 яшьлек ир-егет 200 мең сум ришвәт алырга ниятләгән. Тик бу уе барып чыкмаган, аны кулга алганнар.
Быел яз ул үзенең бер танышының кызын институтка укырга кертәм, дип ышандырган.
"Мин кабул итү комиссиясендә эшлим", - дип тә шапырынган. Бу сүзе, әлбәттә, дөреслеккә туры килмәгән.
Кызны студент итәр өчен, ул 200 мең сум акча сораган. Әлеге сумманың яртысын алган вакытта, аны полиция хезмәткәрләре эләктергән. Тиз генә баемакчы булган ир-егетне эшеннән куганнар. Ул үзенең гаебен тулысынча таныган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/institutka-kert-m-dip-200-me-sum-soragan/
Фото: Twitter.com сайтыннан
Читайте нас: