Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 июнь 2019, 12:45

Путин Сабантуйны мәдәни тормышның аерылгысыз өлеше дип атады

Көнүзәк // Зөһрә Исламова // 23.06.2019 14:05:24Ул Сабантуйның безнең мәдәни тормышның мөһим өлеше булуын әйткән. Бу хакта Кремль сайтында урнаштырылган телеграммада хәбәр ителә.

Ул Сабантуйның безнең мәдәни тормышның мөһим өлеше булуын әйткән. Бу хакта Кремль сайтында урнаштырылган телеграммада хәбәр ителә.
"Сезне чын күңелдән Сабантуй — сабан туе бәйрәме белән котлыйм! Гасырлар төпкеленнән килгән бу бәйрәм җир улларының фидакарь хезмәтенә хөрмәтне гәүдәләндерә, ул безнең мәдәни тормышыбызның, бай тарихи, рухи мирасыбызның мөһим, аерылгысыз өлеше булып тора", — диелә телеграммада.
Путин билгеләп үткәнчә, бу бәйрәм Русиянең күп кенә төбәкләрендә төрле милләт вәкилләре тарафыннан яратып билгеләп үтелә.
Президент әйтүенчә, бүген Татарстанда тантаналар үзәгендә шатлык, кунакчыллык һәм ихлас, дустанә аралашу атмосферасы хөкем сөрә. Ул бу бәйрәмдә һәркем күңеленә хуш килгән чара табар дип ышанычын белдерә.
#ВладимирПутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/putin-sabantuyny-m-d-ni-tormyshny-aerylgysyz-leshe-dip-atady/
Фото: yandex.ru
Читайте нас: