Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 июнь 2019, 11:52

Әминевларның эше гөрләп бара

Ике ел элек бертуган Венер һәм Нил Әминевлар Кырмыскалы авылында ярымфабрикатлар җитештерү буенча цех ачып җибәрделәр. Башлаган эшләре уң булды – бүген район һәм Уфа шәһәре кибетләрендә аларның цехында җитештерелгән пилмән, мантый, тефтели, хинкали, фрикадельки кебек ярымфабрикатлар сатыла. Шул көннәрдә биредә район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров булып, эшкуарлар белән аралашты.

Ике ел элек бертуган Венер һәм Нил Әминевлар Кырмыскалы авылында ярымфабрикатлар җитештерү буенча цех ачып җибәрделәр. Башлаган эшләре уң булды – бүген район һәм Уфа шәһәре кибетләрендә аларның цехында җитештерелгән пилмән, мантый, тефтели, хинкали, фрикадельки кебек ярымфабрикатлар сатыла. Шул көннәрдә биредә район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров булып, эшкуарлар белән аралашты.

Кооператив оештырганнар

Әминевлар сөйләвенчә, продукциягә соя һәм башка консервантлар кушылмый. Яшелчәләр һәм ит халыктан сатып алына. Көненә биредә 200 килограммга кадәр ярымфабрикатлар әзерләнә.

Кунаклар цехны тулысынча карап чыкты. Әминевлар экскурсия вакытында эш барышы белән таныштырды, планнары белән уртаклашты. Эшкуарлар авыл хуҗалыгы кооперативы төзүләре хакында да әйттеләр. Грант алу өчен конкурста катнашуга заявка биргәннәр. Әгәр дә килеп чыкса, өстәмә корылмалар алып, җитештерү күләмен дә арттырырга исәп тоталар.

Цехлары «Фортуна» сәүдә-сервис комплексының цоколь катында урнашкан. Биредә сәүдә ноктасы да ачарга ниятлиләр. Димәк, якын киләчәктә Әминевларның үзләренең кибете дә барлыкка киләчәк.

Тәмле дә, файдалы да

- Эшкә тотыныр алдыннан базарны ныклап өйрәндек. Һәм шундый нәтиҗәгә килдек: кибетләрдә нәрсә генә юк, ә шулай да табигый һәм сыйфатлы ризыклар әллә ни күп түгел. Шулай итеп, табигый чималдан ярымфабрикатлар җитеш­терергә карар иттек, - дип сөйли Венер Әминев. Туганнар әйтүенчә, аларның продукциясенә ихтыяҗ бар. Кайберләр хәтта пилмән, мантый камырының ничек ясалуы белән дә кызыксына.

- Без камырны яңа йомырка һәм билгеле сортлы оннан ясыйбыз. Очсызлы чималга якын да килмибез, - ди Нил Рәис улы.

Продукциянең ассортименты шактый киң. Хәзер тукмач та кисә башлаганнар. Шулай ук пилмәннәр дә төрлелеге белән аерылып тора – күркә, үрдәк итләреннән, чия һәм чикләвек кушылганнары да бар. Алар тәмле генә түгел, танылу да яуладылар. Шулай, “Агрокомплекс” халыкара күргәзмәсендә бу продукция өчен эшкуарлар I дәрәҗәдәге диплом һәм алтын медаль белән бүләкләнгәннәр.

- Бүген кибет киштәләре төрле өстәмәләр һәм консервантлар кушылган ризыклардан сыгылып торган заманда үсеп килүче буынның аңына тәмле генә түгел, файдалы ризыклар булуын да салырга кирәк, - диде сүзнең азагында Венер Рәис улы.

Әлфия Әхмәдуллина.

Автор фотосы.
Читайте нас: