Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
26 июнь 2019, 11:45

Җиңүчеләргә эш тәкъдим ителергә тиеш

Көнүзәк // Резеда Галикәева // 25.06.2019 17:49:57Бер атна эчендә "Башкортстан лидерлары" конкурсына 3500 кеше теркәлгән.

Бер атна эчендә "Башкортстан лидерлары" конкурсына 3500 кеше теркәлгән.
Бу хакта республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин белдерде.
Анкета бирүчеләрнең күпчелеге - 97 проценты - Башкортстан кешеләре, 85 проценты - ир-егетләр. Бу Гомумрусия тенденцияләренә туры килә. Александр Сидякин хатын-кызларны конкурста активрак катнашырга чакырды.
17 июньдә республикада "Башкортстан лидерлары" проектына старт бирелде. Проект ике өлештән тора. " Идарә итү командасы 2020-25" идарәче тәҗрибәсе булган 25-45 яшьлекләр өчен кулай. Бу конкурс 5 сентябрьгә кадәр барачак. Проект сайтында 11 июльгә кадәр теркәлергә мөмкин. Бүгенге көнгә анда 2200 заявка бирелгән.
Конкурсның икенче өлеше - "Башкортстан Республикасының яшь лидерлары" - 18-35 яшьлек яшь әйдаманнарны табарга тиеш. Бу конкурс 17 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Анда әлегә 1300 кеше катнашырга теләк белдергән.
- Конкурс берничә этапта үтәчәк. Ул мөмкин кадәр ачык булырга тиеш. Финал өлеше, гомумән, туры эфирда үтәчәк. Иң мөһиме - җиңүче булып танылган 100 кеше идарә итү вазыйфасына тәкъдимнәр алырга тиеш, - диде Александр Сидякин.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/i-chel-rg-esh-t-kdim-itelerg-tiesh/
Фото: Башинформ
Читайте нас: