Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 18:26

Башкорт Радик Юлъякшин кебек сәләтле һәм заманча булырга тиеш

Көнүзәк // Резеда Галикәева // 28.06.2019 14:10:31“Без дөньяда үзебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш”, — диде Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы чыгышында.

“Без дөньяда үзебезгә карата мөнәсәбәтне үзгәртергә тиеш”, — диде Радий Хәбиров Бөтендөнья башкортлары корылтаендагы чыгышында.
— Минем карашка, бүгенге башкортның җыелма образында гасырлардан килгән акыл, эчкерсезлек, кунакчыллык, хезмәт сөю һәм теләсә нинди сынау алдында ныклык, үсешкә әзерлек булырга тиеш, — диде республика җитәкчесе.
— Төбәгебез аша Европа белән Азия чиге үтә, шуңа да безнең көнчыгышта да, көнбатышта да булган иң яхшы сыйфатларны берләштерүебез очраклы түгел. Башкорт һәрвакыт генерал Миңнегали Шәйморатов кебек патриот булырга, туган илен яратырга һәм аңа хезмәт итәргә, Мостай Кәрим кебек зирәк, Айрат Шаммазов кебек белемле һәм акыллы, Радик Юлъякшин кебек сәләтле һәм заманча, Азамат Колмөхәммәтов кебек дипломат, Венер Галиев кебек көчле һәм үз-үзенә ышанган, Ләйсән Үтәшева кебек матур һәм төз булырга тиеш, - диде ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/bashkort-radik-yulyakshin-kebek-s-l-tle-m-zamancha-bulyrga-tiesh/
Фото: Башинформ
Читайте нас: