Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 18:35

Путин һәм Трамп: "Нәтиҗәләр яхшы булачак!"

Сәясәт // Резеда Галикәева // 28.06.2019 14:56:41Владимир Путин Япониянең Осака шәһәрендә “Егерме берлеге” саммиты кысаларында Америка Президенты Дональд Трамп белән очрашты.

Владимир Путин Япониянең Осака шәһәрендә “Егерме берлеге” саммиты кысаларында Америка Президенты Дональд Трамп белән очрашты.
Яклар Иран, Сүрия, Венесуэла һәм Украинага кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышты.
“Президентлар ике ил һәм бөтен дөнья мәнфәгатендә мөнәсәбәтләрне яхшыртырга килешкән”, — дип әйтелә Американың Ак йортыннан килгән хәбәрдә.
Очрашу сәгать ярым дәвам иткән. Аның башында Владимир Путин, ике башлыкка сөйләшер темалар бар, дип белдергән. Трамп, үз чиратында, бу темаларга сәүдә һәм коралсызландыру мәсьәләләре керәчәген һәм нәтиҗәләр бик яхшы булачагын инандырган.
Карап карарбыз...
#владимирпутин
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/politika/putin-m-tramp-n-ti-l-r-yakhshy-bulachak-/
Фото: "Рейтер"
Читайте нас: