Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь 2019, 18:30

Уфада Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл булачак

Көнүзәк // Резеда Галикәева // 28.06.2019 14:07:48Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.

Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров та катнашты.
Үзенең чыгышында ул Уфаның Совет мәйданында легендар генерал Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелачагын белдерде.
— Без 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Донбасс янындагы сугышларда һәлак булган Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуны лаеклы билгеләргә тиеш. 1942 елның 25 мартында нәкъ Совет мәйданыннан Башкорт кавалерия дивизиясе тантаналы рәвештә сугышка озатыла. Миңнегали Шәйморатов республика җитәкчелегенә яугирләрнең фронтка китәргә әзер булуы турында рапорт бирә, — диде Радий Хәбиров.
Совет мәйданында парк ясалачак, ә машиналар кую урыны җир астында эшләнәчәк. “Бу урын бөтен халыкныкы булырга тиеш”, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетына дивизия командирына һәйкәлгә акча җыюны игълан итәргә тәкъдим ясады.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/ufada-mi-negali-sh-ymoratovka-yk-l-bulachak/
Фото: Башинформ
Читайте нас: