Уфаның "Ватан" этнопаркында "Самрау-шоу" фестивале үтте.
Чара Яшьләр көненә һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаена багышланган. Фестиваль республиканың Мәдәният, Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыклары һәм Бөтендөнья башкортлары корылтае ярдәмендә үтә.
Концертта балаларның "Байык-2019" телевизион конкурсы лауреатлары, Русия төбәкләреннән килгән бию коллективлары, шулай ук, "Аргымак" һәм башка төркемнәр, билгеле җырчылар катнашты.
Концертның махсус кунагы - Элвин Грей.
Фестиваль ахырында тамашачыларны салют көтте.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/vatan-da-samrau-shou-g-rli/