Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 12:05

Шешә белән тондырган, аннары шампур кадаган...

Җәмгыять // Юлия Төхбәтуллина // 01.07.2019 19:16:52Уфаның "Урманчылар" паркында берсе икенчесенең күкрәгенә шампур кадаган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 21 яшьлек егет танышлары компаниясендә күңел ачкан.

Уфаның "Урманчылар" паркында берсе икенчесенең күкрәгенә шампур кадаган. Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, 21 яшьлек егет танышлары компаниясендә күңел ачкан.
Хәмер эчеп, кызып алгач, шул егет һәм 41 яшьлек ир арасында конфликт чыккан. Соңгысы аның башына шешә белән суккан, ә аннары күкрәгенә шампур кадаган. Бу хәлне күрүчеләр видеога төшергән.
Полицейскийлар тоткарлаган 41 яшьлек ир Яңа Черкассы авылы кешесе булып чыккан. Аңа карата җинаять эше ачылган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/shesh-bel-n-tondyrgan-annary-shampur-kadagan-/
Фото: Ачык чыганаклардан.
Читайте нас: