Үзән
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
2 июль 2019, 11:32

“Яшьләргә ярдәм күрсәтү юлларын бергәләп эзләргә”

Шул көннәрдә Шәйморатов авыл мәдәният йортында Яшьләр берләшмәләренең иң актив вәкилләренең Яшь лидерлар форумы үткәрелде.

Шул көннәрдә Шәйморатов авыл мәдәният йортында Яшьләр берләшмәләренең иң актив вәкилләренең Яшь лидерлар форумы үткәрелде.
Бу урын очраклы гына сайланмады: агымдагы елда 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры – генерал-майор М.М.Шәйморатовның тууына 120 ел тула. Форум чикләрендә яшьләр күренекле якташыбыз турында тарихи истәлекләр белән якыннан таныша алды - фильм карады, 3Д-маппинг музейда булды.
Форум эшендә катнашкан район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров үзенең чыгышын тарихка сәяхәт кылудан – совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенең әһәмиятен билгеләү һәм Миңлегали Шәйморатовның тормышына байкау ясаудан башлады.
Шулай ук Альфир Фәрхәт улы районда тормышка ашырылучы һәм планлаштырылган инвестиция проектлары турында кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты. Ул атна саен үткәрелгән “Эшкуарлар сәгате” чикләрендә авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшчәнлек алып барган байтак эшкуарларның мөрәҗәгать итүен билгеләде. Яшь лидерлар әйтүенчә, бу юнәлештә эш алып бару өчен байтак акча гына түгел, зур тырышлык та таләп ителә.
Район башлыгы бүгенге көндә уңышлы тормышка ашырылган ит ярымфабрикатлары җитештерүче Әминевлар, Подлуб авылы янында балык үрчетү фермасы һәм балык сату базары (“Таймень К” җәмгыяте) төзелеше, Балта авылы янында сарык һәм страуслар үрчетү фермалары (“Ярн Трейд”), Үрге Төкен авылында сарык фермасы (Б.М.Ишкил­динның крестьян-фермер хуҗалыгы) кебек проектларга аерым тукталып үтте.
- Аларның барысының да киләчәге өметле, чөнки бүген күпләр сыйфатлы ризыкка өстенлек бирә. Ә кибет киштәләрендә бүген табигый ризык табуы авыр, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Шулай булуга карамастан, үзләренең эшләрен ачарга теләүчеләргә юнәлешләр бик күп. Шуны да белергә кирәк: бүген авыл хуҗалыгы товарлары җитештерү белән шөгыльләнә башлаучылар да, эшләрен киңәйтергә теләүчеләр дә дәүләт ярдәме белән файдалана ала, бу уңайдан төрле программалар бар.
Бу көнне яшьләр белән ачыктан-ачык һәм җанлы сөйләшү булды. Әлбәттә, төрле өлкәләргә кагылышлы сораулар да күп булды. Район башлыгы сүзләре буенча, яшьләр күтәреп чыккан проблемаларны хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк.
Рушания Хәмәтгалимова.
Читайте нас: