Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 11:40

62 яшьлек каравылчыны этләр ашаган

Җәмгыять // Миләүшә Латыйпова // 02.07.2019 14:10:40Владивосток шәһәрендә һәркемне тетрәндерерлек фаҗига булган: берәдәк этләр өлкән яшьтәге ирне ашаган.

Владивосток шәһәрендә һәркемне тетрәндерерлек фаҗига булган: берәдәк этләр өлкән яшьтәге ирне ашаган.
62 яшьлек ир "Дальэлектромонтаж" идарәсендә каравылчы булып эшләгән.
"РИА Новости" хәбәр итүенчә, үзенә ташланган бер өер эттән ул берничек тә качып котыла алмаган. Бахырны ач этләр ашап бетерә язган. Бу хәлнең шәһәрнең кайсы төбәгендә булуы хакында хәбәр ителми.
Тик берәдәк этләрнең кешеләргә аулак урыннарда гына түгел, шәһәр уртасында да ташлану очраклары да соңгы арада күбәйде. Ел башында Томск шәһәрендә этләр бер айлык сабыйны өзгәләгән иде. Аның да гомерен табиблар саклап кала алмады.
"Эт - кешенең дусты" дигән әйтем бар. Тик дөрес тәрбияләнгән, өйрәтелгән этләр генә адәм баласының ярдәмчесе. Ә урам буена чыгарып җибәрелгән берәдәк этләр өлкәннәргә дә, бала-чагага да зур куркыныч тудыра.
Республикабызда да этләрнең кешеләргә ташлану очраклары җитәрлек.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/62-yashlek-karavylchyny-etl-r-ashagan/
Фото: youtube.com сайтыннан
Читайте нас: