Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 июль 2019, 11:32

Ел азагына кадәр Башкортстанда сөт кухнялары челтәрләре төзеләчәк

Социаль өлкә // Энҗе Ибраһимова. // 02.07.2019 16:12:02Бу хакта Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Гусев республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

Бу хакта Башкортстанның Сәүдә һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Алексей Гусев республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Мәсәлән, Уфада эшләп килүче балалар туклануы учреждениесеннән тыш, 1 июльдән Стәрлетамакта да сөт фабрика-кухнясы эшли башлады. Хәзер аның продукциясе белән Стәрлетамак, Мәләвез, Ишембай районнарында, шулай ук Стәрлетамак һәм Салаватта яшәүче балалар тәэмин ителә.
Моның өчен муниципалитетларда продукция бирүнең җиде ноктасы оештырылган. Моннан тыш, Күмертау шәһәре һәм Авыргазы районына да продукция юнәлтүне оештыру мәсьәләсе карала, чөнки предприятие куәтләре продукция чыгару күләмен арттырырга мөмкинлек бирә.
31 декабрьгә кадәр шундый ук производстволарны Октябрьский, Сибай, Нефтекама һәм Белоретта да ачу планлаштырыла. Аларны гамәлгә кертү белән 15,5 меңнән артык бала табигый сөт продукциясе белән тәэмин ителәчәк. Бу алты айдан өч яшькә кадәрге балаларның гомум санының 69,2 процентын тәшкил итәчәк.
- Асылда, без Советлар Союзында булган сөт кухняларын тергезәбез. Бу - бик җитди, зур эш, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Ягъни без кечкенә балаларыбызның сәламәтлеген ныгыту өстендә эшлибез.
Алексей Гусев, кулланучыларга уңайлы булсын өчен продукциягә алдан заказ бирү мөмкинлеге булган сайт эшләнде, дип сөйләде. Килешү төзегәндә бала турында мәгълүматлар бердәм базага кертелә һәм уникаль номер бирелә, аның буенча ата-аналар продукция алала.
Сөт кухнясы товарларын шулай ук сатып алырга мөмкин. Аларны эре сәүдә челтәрләренә дә чыгару мәсьәләсе карала.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/social/el-azagyna-kad-r-bashkortstanda-s-t-kukhnyalary-chelt-rl-re-t-zel-ch-k/
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: